«Илдар Халиков эшеннән азат итүне сорап, бергә зур мәктәпне узган республика Президентына мәрәҗәгать итте. Бу уйланылган карар булуына ышанам. Татфондбанк белән килеп чыккан хәл дә моңа этәргеч ясамый калмагандыр, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. - Дәүләт Советы Татарстан Президентыннан Хөкүмәт алдында торган мәсьәләләрне оператив рәвештә чишергә керешерлек яңа Премьер-министр кандидатурасын тәкъдим итүен көтә».
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эштән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде.