Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Закиров күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм шәһәр ведомствосындагы кайбер җитәкчеләр белән чираттагы очрашуны шәһәр фонтаннары янында билгеләде. Күңелле гөжләгән сутасмалары янында саф һавада йөрү җитди сөйләшүгә нигез булды.
Руслан ЙОСЫПОВ,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.
Автор фотосы.
Җәлил урамында, үзәк универмаг янындагы фонтаннар узган гасырның 60 - 70 нче елларында ук корылганнар инде. Шул дәвердән бирле биредә бары тик аз-маз төзәтү эшләре генә башкарылган. Шулай булуга карамастан, менә ярты гасырдан артык инде ул шәһәрдәшләребезнең иң яраткан урыннарыннан берсе булып тора.
Урында оешкан комиссия фонтаннарның торышын карады. Әлбәттә, тәнкыйть сүзләре күп әйтелде. Сулыкларда чүп-чар, ләм, кайбер урыннарда форсункалар бөтенләй тыгылган, ян-якларында сынган җирләре дә җитәрлек, ә янәшәдә чүп савытлары да, утыргычлар да юк. Узган ел куелган булган алар, тик төн чыкканчы гаҗәеп хәлләр күзәтелә торган булган: утыргычлар "суга сикергән", чүп савытларының асты-өскә килеп, аунап яткан. Урыннарында басып калган эскәмияләр тирәсе шакшы һәм чүп-чарга күмелгән. Менә ни өчен коммуналь службалар аларны быел урнаштырырга ашкынып тормыйлар икән.
"Шәһәргә мөнәсәбәтегез шулай икән, бу урында эшегезне дәвам иттерә алуыгыз бик шикле. Универмаг артында өелгән чүплекне бер тәүлектә тазартырга. Аударып, алып ташлап булмый торган эскәмияләр урнаштырырга. Чүп савытлары да булсын!" - Линар Закировның күрсәтмәсе катгый яңгырады.
Башкарма комитет җитәкчесенең "Де жа вю" рестораны хуҗасы Григорий Гусев белән сөйләшүе дә (рәсемдә) нәтиҗәле төгәлләнде: ике рәт фонтаннарның торышы өчен җаваплылыкны ресторан үз өстенә алырга әзер. Моңа кадәр дистә еллар ялтырап яткан яшел пыялалы су төбен алыштыру, фонтаннарга төсләр балкышы бирү, ян-якларын терраса такталарына алыштыру кебек эшләр башкару ниятләре әйтелде.
Ә яшьләр бу тирәне бик үз итә. Шуңа күрә Л. Закиров түләүсез "Wi-Fi" хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген булдыруны да алга куйды.
Июль уртасына калган фонтаннарның да йөзе үзгәрергә тиеш. Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге фонтаннарны яңартуның арзанлы, уңайлы вариантлары проектын эзләячәк.