Фән һәм гамәл – бер максатка
"ТатНИПИнефть" институты "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең интеллектуаль милек-мөлкәтен арттыру юнәлешендә эзлекле эш алып бара. Институттагы уйлап табулар реаль тормышта уңай нәтиҗә бирерлек, файда китерерлек юнәлештә булсын дигән максатны күздә тота.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Узган 2012 елда "Федеральный институт промышленной собственности" федераль дәүләт бюджет оешмасына уйлап табуларга РФ патенты алу өчен 135 гариза, ЭВМ программаларын дәүләт теркәве өчен 14 гариза җибәрелде. Моннан тыш, чит ил патентларына дәгъва итеп, АКШ, Канада, Бөекбритания, Норвегия кебек илләрнең патент ведомстволарына да заявкалар юлланды.
Узган елда барлыгы 150 патент һәм таныклык алынды, шуларның 128е - уйлап табуларга, 2се - файдалы модельләргә, 20 таныклык - ЭВМ программаларын дәүләт теркәве турында. Үзле нефть ятмаларын эшкәртү алымнарына һәм скважиналарны киңәйтүгә мөнәсәбәтле уйлап табуларга Канададан ике патент алынды.
Уйлап табуларга, файдалы модельләргә бирелгән патентлар һәм электрон хисаплау машиналары өчен программалар таныклыклары - барысы да ул хокукларның бары тик "Татнефть" җәмгыятенеке генә булуын дәлиллиләр.
"ТатНИПИнефть" белгечләренең уйлап табу эшчәнлеге узган елда беренче чиратта бораулау, скважиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның яңа алымнарын эшләүгә юнәлтелгән иде.
"Татнефть" җәмгыятенең РФ патентлары реестрында бүгенге көндә барлыгы 1653 уйлап табу, файдалы модель һәм теркәү таныклыгы гамәлдә, шуларның 935е "ТатНИПИнефть" белгечләренең"Татнефть" компаниясе һәм "Татнефть" компанияләре төркемнәре белгечләре белән бергәләп башкарган эшләре өчен алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа