Фикер алышу дәвам итә
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты кысаларында шәһәребезнең Нефтьчеләр урамындагы 40, 42, 44нче күпфатирлы торак йортлар ишегалдында чираттагы очрашу һәм проект буенча фикер алышу булды.
Традиция буенча, партиянең җирле бүлеге сәркатибе Әнвәр Әхмәдиев халыкны сәламләде, очрашуның максаты – республикада “Безнең ишегалды” дигән яңа проект турында сөйләде һәм фикер алышуда катнашучыларны тәкъдим итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов җыелучыларны проектның конкрет бурычлары белән җентекләп таныштырды. Очрашуда шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутаты Рифнур Сөләймановның ышанычлысы – 3нче мәктәп директоры Галина Дулова, кандидатның сайлау штабы җитәкчесе, “Татэнергосбыт” Бөгелмә филиалы директоры, шәһәр Советы депутаты Альберт Касыймов, шулай ук ТКХ департаменты һәм идарәче компания вәкилләре катнашты.
Очрашуга Кызыл Армия урамындагы 53нче номерлы йортта яшәүчеләр дә чакырылган иде. Мольбертка чиратлап ишегаллары схемалары эленде һәм халыкның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә әлеге ишегалларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кертелде. Халык депутатлыкка, муниципалитетка, идарәче компаниягә һәм аларны борчыган башка сорауларыен язып, депутатка юллады.
Ләйсән Изотова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа