Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Файдалы очрашулар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек бара. Әлеге уңайдан сайлауда катнашачак һәрбер партия үз мөмкинлекләрен барлый, халык моң-зарын тыңлый, эш программасын төзи һәм тәгаен эшләр белән үзенең илгә файда китерәчәген дәлилләргә омтыла.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Мәгълүматлылык һәм хәбәрдар-лыкны көчәйтү максатларында, "Единая Россия" партиясеннән тәкъдим ителгән барлык кандидатлар да бу көннәрдә халык белән очрашулар уздыралар. Андый җыеннарның төп бурычы - кешеләрнең гозерләрен, фикерләрен, моң-зарын тыңлау һәм район-төбәктә генә түгел, ә республикабызда яшәүче барлык халыкның тормыш хәлен яхшыртырга ярдәм итәрдәй сорауларны үзләренең эш программаларына кертү.
8 август көнне шундый җанлы һәм кирәкле очрашу районыбызның Акбаш тимер юл станциясе посёлогының яңа күпфункцияле үзәк бинасында узды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов, әлбәттә, мондый җитди очрашуга ныклы әзерлек белән килгән иде. Ул авыл халкын район икътисадының һәм социаль тормышының бүгенге хәле белән таныштырды, киләчәккә булган эш планнары белән уртаклашты, сорауларга җаваплар бирде.
Мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән күңел ачу прог-раммасы әлеге эшлекле һәм җитди сөйләшүләрне тагын да җанландырып җибәрде. Шундый ук очрашу бүген кич - 15 августта Иске Сумароковода узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса