Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Евгений Артамонов: “Түләк” әсәренә татар халкының мәдәни күзлегеннән карарга тырыштым

Мәскәүдә "Түләк" операсы куелды. (Мәскәү, 21 ноябрь, "Татар-информ", Рәсимә Бакирова). 18 ноябрь көнне Мәскәүдә - ГИТИСның яңа сәхнәсендә "Түләк" операсы куелды. "Түләк" драма әсәрен Нәкый Исәнбәт 1942 елда иҗат иткән. Әлеге опера халык авыз иҗаты, фольклор әсәрләренә нигезләнеп язылган. 1944 елдан драма Нәҗип Җиһанов музыкасына язылган опера буларак билгеле. Мәскәү...

Мәскәүдә "Түләк" операсы куелды.

(Мәскәү, 21 ноябрь, "Татар-информ", Рәсимә Бакирова). 18 ноябрь көнне Мәскәүдә - ГИТИСның яңа сәхнәсендә "Түләк" операсы куелды.

"Түләк" драма әсәрен Нәкый Исәнбәт 1942 елда иҗат иткән. Әлеге опера халык авыз иҗаты, фольклор әсәрләренә нигезләнеп язылган. 1944 елдан драма Нәҗип Җиһанов музыкасына язылган опера буларак билгеле.

Мәскәү сәхнәсе өчен әсәрне режиссёр Евгений Артамонов эзерләде.

Мәскәү каласы өчен бу опера бик тансык иде, чөнки мондый форматтагы сәхнәләштерүләрне татар телендә сирәк күрергә була.

"Түләк" ул - мәхәббәт һәм нәфрәт, туганнар арасында булган бәйләнешләрне, туган җиргә булган мәхәббәт һәм башка шундый катлаулы мөнәсәбәтләрне тасвирлый торган әсәр. Картайган Болгар иле ханы Алимбәк, үз урынына яшь патша сайлау ярышы игълан итеп, җиңүчегә кызы Аембикәне кияүгә бирергә вәгъдә итә. Аембикә өчен ярышта абыйлы-энеле Сартлан һәм Түләк тә катнаша. Түләк белән Аембикә инде күптән бер-берсенә гашыйк, Аембикә ярышта сөйгәненә ярдәмгә килә һәм Түләк җиңеп чыга. Сартлан, ачуланып, үз абыйсына карата мәкерлек кыла, шуның аркасында Түләк Су патшалыгына эләгә, анда Сусылу исемле сихерле Су патшасы кызына гашыйк булып, аңа өйләнә. Сусылу һәм Түләк туе вакытында Болгар илен яуларга монгол ханы килә, Сартлан аңа сатыла һәм үз иленә, халкына каршы сугышка чыга. Түләкне Сусылуның матурлыгы да, сихере дә су төбендә калдыра алмый, ул, туган җирен сакларга дип, су төбеннән күтәрелә һәм барлык дошманнарга каршы тора. Болгар иле җиңелми, әмма Түләк Сусылуны да, Аембикәсен дә югалта.

"Татар-информ" хәбәрчесе операның режиссеры Евгений Артамонов белән сөйләште.

- Евгений, әлеге әсәрне куйган вакытта нинди кичерешләр белән эшләдең?

- Үз эшемдә миңа төрле музыка әсәрләре белән эшләргә туры килде, әмма опера белән эшләү, аны яңадан сәхнәләштерү - минем өчен яңа һәм зур тәҗрибә булды. Техник яктан әсәрне сәхнәләштерү башка классик әсәрләрне сәхнәләштерүдән бик аерыла, дип әйтә алмыйм, ләкин бу әсәргә мин татар халкының мәдәнияте күзлегеннән карарга тырыштым. Композитор Нәҗип Җиһановның әсәрен сәхнәләштергәндә, татар халкының иҗади байлыгы минем өчен төп шарт булып торды.

- Әсәрне сәхнәләштерү вакытында Сезгә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

- Иң зур авырлык - операның театр сәхнәсендә түгел, ә концертлар залында куелуы, мөгаен. Концертлар залында сәхнә җиһазларын урнаштыру, утны көйләү һәм башка техник мөмкинлекләр чикле. Шул сәбәпләргә карамастан, яхшы гына җиңеп чыктык, дип әйтергә була.

- Евгений, ни өчен син бу әсәрне сайладың? Синең фикереңчә, әсәр бүгенге көндә актуальме? Тамашачы мондый әсәрләрне ничек кабул итә?

- Әсәр борынгы легендаларга нигезләнеп язылган, Нәкый Исәнбәт баш геройларның бер-берсенә, туганнарына, туган илләренә карата булган хисләрен, уй-фикерләрен яхшы тасвирлаган. Нәҗип Җиһанов исә операга милли колоритны жәлләмәгән, әсәрдә һәр шәхеснең холык-фигылен, төрле шартларда үз-үзләрен тотышын моң аша җиткерә алган. Шул сәбәпле, әсәргә артык аңлатмалар кертү урынсыз, дип саныйм. Аның сәхнәгә куелуы нәкъ менә бай мәгънәгә ия булуында. Бай тарихлы әсәрләр актуальлеген беркайчан да югалтмый. Казан һәм Мәскәү шәһәрләрендәне тулы заллар, операның күп алкышларга ия булуы, тамашачының яхшы фикердә булу турында сөйли. Заманлаштырылган булып тоелса да, яхшы сәхнә әсәре булдырдык, дип өметләнәм.

- Татар мәдәниятенә карата мөнәсәбәтегез нинди?

- Мин Казан шәһәрендә туып үстем, татар мәдәнияте минем өчен, рус мәдәнияте кебек, бик якын. Татар мәдәнияте - бик бай һәм күпкырлы, үземне татар халкының сузма моңнарының хөрмәтләүчесе рәтенә кертәм. Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев кебек шәхесләрне яратым тыңлыйм.

"Әсәр миндә бары тик җылы хисләр генә уятты, - диде Мәскәү гуманитар университетында социология фәне укытучысы Алсу Тезйел. - Гадәти булмаган сюжет һәм оригиналь куелыш, көчле тавышлы башкаручылар, искиткеч музыка - болар барсы да минем күңелемне һаман җилкетә. Опера безне үткәннәргә кайтарды, үземле Болгар иленең шул вакытындагы көннәренә барып кайткандай хис иттем. Төп геройларның мәхәббәт борчулары, туган як өчен кайгырулары, якыннарны югалту хисләре шулкадәр ярашлы күрсәтелгән. Әсәр җиңел кабул ителә, әмма уйга калдыра. Мондый әсәрләр яшәргә тиеш һәм бу сәхнә әсәренең дә киләчәге бар дип саныйм. Опера - Россия милли мәдәниятенең байлыгы, чөнки ил мәдәнияте - ул рус халкы мәдәниятеннән генә тормый, ә Россиядә яшәүче һәр халыкның милли байлыгыннан тора".

"Бу опера кебек әсәрләрне Мәскәү сәхнәсендә күрүемә бик шатмын, чөнки мин мондый кичәләрдә бик күп дусларым белән күрешәм, алар белән туган телемдә аралаша алуыма, туган телдә иҗади әсәрләр карый алуыма сөенәм, - диде 2 курс студенты Азат Мингалеев. - Уйнавы буенча миңа тискәре герой Сартлан ошады, үз-үзен тотышы, тавышы бик көчле. Түләк исә минем өчен ике яклы герой: туган ягын яклап кала алса да, Сусылуга өйләнеп, Аембикәдән баш тартуын кабул итә алмадым. Шундый гадәти булмаган милли кичәләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса