Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

ЕССИА кирәкме ул?

32 меңнән артык бөгелмәле ЕСИА (Единая система идентификации и аутентификации)системасында теркәлү узган. Бу хакта "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгы Линар Закиров җиткерде. Безнең район өчен бу сан әле бик аз. Халыкка аның уңайлы гына түгел, ә кирәк булуы хакында да күбрәк аңлатма эшләре алып барырга кирәк, - дип белдерде район...

32 меңнән артык бөгелмәле ЕСИА (Единая система идентификации и аутентификации)системасында теркәлү узган. Бу хакта "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгы Линар Закиров җиткерде.

Безнең район өчен бу сан әле бик аз. Халыкка аның уңайлы гына түгел, ә кирәк булуы хакында да күбрәк аңлатма эшләре алып барырга кирәк, - дип белдерде район башлыгы.

Бүгенге көндә ЕСИАда теркәлү узмыйча кайбер гамәлләрне эшләп булмый, ул муниципаль һәм федераль масштабларда күрсәтелүче барлык хезмәтләргә ачкыч булып тора.

Әлеге системаның катнашучылары булып физик һәм юридик затлар, яисә оешмалар тора ала. Дәүләт хезмәтләре порталында ЕСИАга бушлай теркәлергә мөмкин. Теркәлү узганнан соң кешегә пароль бирелә. Әлеге пароль ярдәмендә ул программада катнашучы барлык дәүләт сайтларына керү мөмкинлеге ала. ЕСИА ярдәмендә Шәхси кабинет аша мөстәкыйль рәвештә шәхси мәгълүматларны да тикшерергә мөмкин. Әйтик, СНИЛС номерының дөреслеген - Пенсия фонды сервисы, ИННның дөреслеген салым хезмәте сервисы ярдәмендә тикшерергә була.

2016 елның ахырында gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре порталы анда теркәлгәннәр өчен яңалык булачагы турында игълан иткән иде. Ул шуннан гыйбарәт: 2017 елның 1гыйнварыннан дәүләт пошлинасын онлайн рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша түләгән очракта 30 процент ташлама каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса