Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Эсседә дә салкын тияргә мөмкин

"Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы территориаль бүлеге хәбәр итүенчә, 2015 елның 15 июненнән алып, 19 июньгә кадәр сулыш алу органнары кискен авыруының 131 очрагы теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда, ОРВИ белән авыручылар 2 тапкырга кимегән.

Коклюш, су чәчәге, эчәк инфекциясе, микроспория кебек йогышлы авыруларның, хайваннар тешләүнең 67 очрагы ачыкланган. 16 кешегә урман бете кадалган.
"Роспотребнадзор" шуңа күрә тагын бер тапкыр кисәтә: урманнарга барыр алдыннан саклану чараларын күрергә - бар җире дә ябулы киемнәр кияргә, бөҗәкләрне куркытучы репеллент препаратлары кулланырга чакыра. Һәм, иң мөһиме, һәр ике сәгать саен бер-берегезне карап чыгарга кирәклеген дә искәртә.
Токсикология мониторингы күрсәткәнчә, химик этиология белән агулануның 6 очрагы теркәлгән, бер кеше үлгән. Агуланучыларның 83 процентын - ирләр, калганын хатын-кызлар тәшкил итә, дип хәбәр итәләр "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсе Бөгелмә территориаль бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса