Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Эшлекле очрашу

Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре белән очрашып сөйләште. Шәһәр халкы арасында түбәләрдән кар ишелеп төшү очракларыннан зарланучыларның артуы сәбәп булды бу очрашуга: кемнеңдер машинасына зыян килгән, кемнеңдер - кибет элмә тактасына, хәтта җәяүлеләр өстенә кар шуып төшү очраклары да бар икән.

Маргарита СУВОРОВА,
Бөгелмә муниципаль районы хакимияте
матбугат хезмәткәре.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.


Көннәр җылы тора, явым-төшем күп, һава температурасының югары булуы, ә хәзер йорт-биналар түбәләренең күбесе калай булып, карны тоткарлап кала алмавы һәркемгә билгеле. Түбәләрне һәм ишегалларын кардан чистартып тору - идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре вазифасы. Вакытында чистартылмаган кардан кемдер зыян күргән очракта да юридик яктан нәкъ менә алар җавап тота. Әлеге оешмалар вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Линар Закиров: "Социаль киеренкелек һәрчак торак фондта башлана, шунда төгәлләнә, - диде. - Шуңа күрә дә бөтен көчне әлеге проблеманы булдырмауга юнәлтергә кирәк, ә аның нәтиҗәсе килеп чыкканга кадәр сузып, аны бетерүгә түгел. Кешеләр зур зыян күргәнче (корбаннар барлыкка килә башлаганчы), карны тизрәк чистарту сорала. Сезнең сүлпәнлекнең объектив сәбәпләре барлыгын да аңлыйм. Мисал өчен, "Уют" ширкәте карамагында 153 йорт санала - йөз мең квадрат метр мәйданлы түбә дигән сүз бу. Шуларны чистартырга нибары 10 кеше бар, югарыда эшләүче тагын берничә кеше инде. Димәк, тагын альпинистларны чакыртырга кирәк. Күрше-тирә шәһәрләрдә, гадәттә, кар азрак була бит. Башка юл юк. 150 йорт була торып, көн саен нибары 11 - 15 йорт түбәсен генә чистарту нәтиҗәле эш түгел. Язга чаклы сузар-га була эшне.
Икенче проблема - ишегалларындагы кар. Халык белән активрак эшләгез, тракторлар керә алсын өчен машиналарны аннан алырга кирәклеген аңлатыгыз. Уңай мисаллар бар бит. Энгельс урамындагы 25 "А" йортында яшәүчеләр бер вакытта машиналарын алырга сөйләшкән, тракторга бер проблема юк - килә, чистарта. Сәйдәшев урамында 7 нче һәм 9 нчы йорттагылар идарәче компания белән уртак тел тапкан, бер дигән итеп эшлиләр. "Поляна" ширкәтенә дә дәгъва юк. Ә инде балкон я лоджий түбәсендәге кар өчен квартир хуҗалары җаваплы. Аерым эшлиме алар моны, әллә торак оешмалары белән килешенепме - анысы башка мәсьәлә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса