Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Язгы ташу төшкәндә

Һәр язда ташу төшкәндә Бөгелмә районының кайбер авылларында, шәһәрнең аерым урамнарында су басу куркынычы арта. Бу бигрәк тә шәһәр тибындагы Карабаш эшчеләр бистәсенең түбән очында, Татар Димскәе авылында, шәһәрнең Волков, Грибоедов, Морозов, Осипенко, Сосновая, Кызыл Бистә, Набережная урамнарында яшәүчеләргә яный.

Наталья ДМИТРИЕНКО,
ТР Гражданнар оборонасы һәм
гадәттән тыш хәлләр идарәсе
укыту-методик үзәге
Бөгелмә филиалы укытучысы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Су басудан иза чигүчеләр, алдан хәстәрлек чаралары күреп, үз хәлләрен шактый ук җиңеләйтә алалар. Яхшы хуҗа йорты, каралты-курасы тирәсендәге карны чистартып, кар суы агып китәргә канау-ерганагын ерып, ташу төшәсе яклап дамба сыман корылмасын әллә кайчан әзерләп куярга тиеш.

Язгы ташу суы керү, су күтәрелү куркынычы янаганда, вәсвәсәгә би-релмичә, күршеләрегезне кисәтегез, инвалидларга, карт кешеләргә ярдәм итегез. Документларны, кием-салым, берничә көнгә җитәрлек ризык запасы, даруларны әзерләп куегыз. Баздагы, подваллардагы азык-төлекне, кыйммәтле әйберләрегезне өске катка, чардакка күтәрегез. Этегез булса, бәйдән ычкындырыгыз, мал-туарларны калку урынга куып илтегез. Өйдән чыгып китәр алдыннан электр, газ приборларын сүндерегез.

Әгәр дә сез көтмәгәндә су баскан, ташу төшкән урынга туры килгәнсез икән, документларыгызны, кирәкле әйберләрегезне эләктереп, тиз генә ул урыннан китеп бару, яисә югары катка күтәрелү ягын карагыз. Чыгып китәр алдыннан электр, газны, янып торган мичне сүндерергә онытмагыз, абзар-сарай ишекләрен ачып, малларны да куып чыгарыгыз. Ярдәм килеп җиткәнчегә кадәр югары каттан, агачтан, түбәдән яки башка калку урыннан төшмәгез, үзегезне тизрәк күреп алсыннар өчен әледән-әле сигнал биреп торыгыз. Якында гына аерата зыян күрүче юкмы, кулдан килгәнчә булышыгыз. Суга иң соң чиктә, котылуга өмет бөтенләй калмаган очракта гына сикерергә була.

Су кими башлагач, өзелгән электр чы-быкларына эләгүдән сак булыгыз. Санитар тикшерү узмаган суны файдаланмагыз, су эләккән ризыкларны да ашамагыз. Өйгә керү белән тәрәзәләрне, ишекләрне ачып, бүлмәләрне җиллә-тегез. Электр челтәренең төзеклеген тикшерми торып, электр приборларын, яктырткычларны тоташтырмагыз.

Иң мөһиме - бу шартларда куркып, югалып калмыйча, аек акыл белән эш итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: яз