Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Җем-җем утлар балкышы

Яңа ел бәйрәме якыная барган саен, аның чыршылары, җем-җем иткән утлар балкышы күңелләргә үзенә бер сихри матурлык хисе өсти кебек. Әмма фейерверкларны дөрес итеп сайлап ала белергә дә кирәк. Берничә нәрсәгә игътибар итсәгез, утлар бәйрәмдә сезгә бары тик шатлык кына китерер.

Сергей ШАЛАМОВ,
ОНД инспекторы.

Кайчан алырга? Тормыш күрсәтүенчә, күпләр андый уенчыкларны декабрьнең соңгы көннәрендә ала. Статистика бу чорда сыйфаты начар булган һәм ялган пиротехника чараларының да күпләп сатылуын күрсәтә. Иң яхшысы - бу әйберләрне ноябрь ахырында - декабрь башларында махсус кибетләрдән алу. Товар сыйфатлы, сатып алучылар әлегә аз, рәхәтләнеп сайла!

Ничек сайларга? Пиротехника чараларын алган урында сынап карап булмый, шуңа да тартманың төзек булуына; кәгазь төргәктә булса - корылыгына; маркировкасына (ГОСТ, Россиядәге җитештерүче, яисә сатучы турында язу булсын), сак-лану срогына игътибар итегез. Тартманы җиңелчә селкетеп карагыз, вак-төяк дары коелганы (шыштырдаганы) ишетелсә, шартлаткычның юлда ватылган булуы ихтимал. Рус телендә язылган инструкциясе, сертификаты да булу кирәк.

Ничек кулланырга? Фейерферкны кабызыр алдыннан инструкциясен игътибар белән укыгыз. Кабызганда, өстенә иелмәгез, кулыгызны утлы өлештә тотмагыз. Кешеләр җилгә арты белән торырлык булсын, агулы матдәләр дә, куркыныч ут та җил уңаена сибелә. Фейерверк яхшы беркетелгән булсын, җил көчле булса, аны кабызыр өчен бенгаль шәмен файдаланыгыз. Эшләмәгән ут чыганагын кабат тергезергә уйламагыз, чөнки фитиле пыскып кына янса, аның озак вакыттан соң да шартлау куркынычы бар. Соңыннан янып беткән фейерверкны да, кабынмаганын да суга манып алыгыз. Сулы чиләк һәрчак яныгызда торсын. Фейерверк кабызу эшен балага тапшырмагыз! Шартлаткычларны кесәгездә йөртмәгез.
Бәйрәмегез шатлыкта имин үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса