Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

“Электрон Татарстан” инфоматлары яңа 200 һәм 2000лек купюраларны кабул итә башлаган

2018 елның беренче кварталында яңа акча купюраларын электрон инфоматларда бөтен республика буенча кабул итәчәкләр. (Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). "Электрон Татарстан" инфоматлары яңа 200 һәм 2000лек купюраларны кабул итә башлаган. Татарстанның башка торак пунктларында җиһазларны 2018 елның беренче кварталында яңа акча купюраларын кабул итә торган итеп көйләүне тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта...

2018 елның беренче кварталында яңа акча купюраларын электрон инфоматларда бөтен республика буенча кабул итәчәкләр.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). "Электрон Татарстан" инфоматлары яңа 200 һәм 2000лек купюраларны кабул итә башлаган. Татарстанның башка торак пунктларында җиһазларны 2018 елның беренче кварталында яңа акча купюраларын кабул итә торган итеп көйләүне тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Ялган акчадан саклану чарасы кулланылган яңа купюралар Россия Үзәк Банкы һәм Дәүләт Билгесе тарафыннан 2017 елның 12 октябрендә тәкъдим ителде. Гыйнвар уртасында купюралар кабул итү аппаратларын җитештерүчеләр кирәкле җиһазларны эшләп чыгарды. Бу исә инфоматларның яңа купюралар кабул итү өчен программа тәэмин ителешен адаптацияләү мөмкинлеген бирде. Казан инфоматларында бу эш төгәлләнгән", - дип язылган ведомство хәбәрендә.

Метро станцияләрендә, эре сәүдә нокталарында, ведомстволарда урнаштырылган "Электрон Татарстан" инфоматлары республика халкына дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә башкару мөмкинлеген бирә. Биредә машина йөртү таныклыгын алыштыруга һәм транспорт чарасын дәүләт исәбеннән төшерүгә дәүләт пошлинасын түләргә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертергә, торак-коммуналь хезмәтләре түләүләрен һәм башка шундый хезмәтләр башкарырга була.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/14/158023/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса