Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Электр – ток, сугуы ихтимал...

Рәсми статистика мәгълүматла-рына караганда, ел саен илебездә теркәлә торган янгыннарның 60 меңләбе электрүткәргечләр яки җиһазлар төзек булмау сәбәпле чыга. Бик күп кеше гомерләре өзелә, чама белән 500 миллион сумнан артыклык матди зыян килә. Бу сәбәптән чыккан янгыннар саны үзенең күплеге һәм нәтиҗәләре авыр булу ягыннан, ут белән саксыз эш итү...

Е.ДМИТРИЕВА,
21 нче янгын сүндерү часте
кече инспекторы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Электрга бәйле янгыннарның күп-челеге (80 проценты тирәсе) үткәргечләрдәге төзексезлекне вакытында күрмәү, электр җиһазларын һәм челтәрен урнаштырганда, көйләгәндә эшне сыйфатсыз башкару нәтиҗәсендә килеп чыга. Сәнәгатьтә, көнкүреш секторындагы электр хуҗалыкларында, озак еллар төзекләндерүсез файдалану, профилактик эш алып бару өчен финанси тәэминат җитмәү сәбәпле, коточкыч хәл күзәтелә: күп кенә сүндергечләр, автомат саклык системалары, розеткалар, лампа цокольләре һ.б. тузган, ток күчерү җайланмаларының контакт төркемнәре, чыбыклар ялганган урыннар зәгыйфьләнгән, контактлар үзләре исә окисьлашкан, тутыккан. Электр-үткәргечләрнең сыйфаты да түбән, аларның изоляциясе дә тәмам тузып, эштән чыгып бара.

Болар барысы да очкын сибелүгә сәбәп булып торалар, ә нәни генә очкыннан да зур янгын чыгу куркынычы янаганын һәркем белә. Еш кына "янгын кыска ялганыш аркасында, яисә челтәрдә көчәнеш артык зур булганга чыккан" дип расласалар да, бу чынбарлыкка туры килеп бетми, чөнки кулланыла торган автомат саклау системалары, кагыйдә буларак, мондый очракларда шактый ук ышанычлы эшли. Янгын күп вакыт үткәргечләрдәге очкыннан, яисә үткәргечтәге көчәнеш тиешле үлчәмдә булганда да чыга.

Электр челтәре һәм көнкүрештә кулланыла торган электр җиһазлары гамәлдәге кагыйдәләрдә күрсәтелгән таләпләргә туры килергә тиеш. Электр җайланмаларыннан файдаланганда эш вакытында өслеге кыза торган җиһазларны эшләтергә, очлары изоляцияләнмәгән чыбыкларны, үткәргечләрне токлы килеш калдырырга ярамый. Предохранительләр һәм башка детальләр барысы да заводта эшләнгән булырга тиеш. Үзбелдек белән ясап куелган "жучоклар" бик куркыныч, алар кыска ялганыш вакытларында тиешенчә эшләми, янгын чыгуга сәбәп була. Эш-ләп торган электр җиһазларын карау-чысыз калдырмагыз. Кулдан әмәлләгән җылыткычлардан да файдаланмагыз. Куркынычсызлык сезнең үз кулларыгызда, шуны һәрчак истә тотыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса