Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Эх, кортчаккан дөньясы

"Бу юлы нәрсә турында язасың?"- дигән сорауга, ике дә уйламый баш мөхәрриргә: "Корт чаккан дөньясы хакында," - дип җавап бирдем. Авыз әйткәнне колак ишетми дә калган. Күзләр аның карашын күреп, акыл үз карашымны үзгәртергә кирәклеген кисәтте. "Негативтан арыган инде"- дигән сүзләр иҗадий горурлыкның бугазына басты. Кырык эшне кырык якка ташлап,...

"Бу юлы нәрсә турында язасың?"- дигән сорауга, ике дә уйламый баш мөхәрриргә: "Корт чаккан дөньясы хакында," - дип җавап бирдем. Авыз әйткәнне колак ишетми дә калган. Күзләр аның карашын күреп, акыл үз карашымны үзгәртергә кирәклеген кисәтте. "Негативтан арыган инде"- дигән сүзләр иҗадий горурлыкның бугазына басты. Кырык эшне кырык якка ташлап, шәһәр урамнары буйлап, "позитив" эзләргә чыгып киттем.

Нишләсең бит, тәнкыйть "күзлеген" һич сала алмыйм. Берәр кимчелекне булса да, күреп алам. "Бәлки, ал төстә күрсәтә торган күзлек киярсең", - дип шаяртучылар табыла. Язгы кояштан күзләр чагыла-чагылуын, шулай да бу "корт чаккан" дөньяга башка күзлектән карарга булдым.

Телдә Салаватның "Туганымның хәлен белим әле" дигән җыры әйләнә. Көн өстендә әти-әни, апа, энемә барып җитәр мөмкинлегем юк. Төрлебез төрле якта. Күчтәнәчкә әфлисун ( кызгылт-сары төс кәефне күтәрә дип әйтәләр) алдым да, дустыма юл тоттым. Күрешмәгәнгә - гомер! Вакыт юк бит безнең... Өлгер генә... интернетта тулы мәгълүмат, заман тулы яңалык, мода тулы "гламур" ... Еллар ай исәбенә, айлар көн эченә сыя да бетә. Минем кебек дөнья куучылар - урам тулы. Йөзләрендә әллә усаллык, әллә борчу, әллә ... елмаю миннән дә куркып качты?

Тешне кысып, авызны "ерып" җибәрдем... Ни күрим? Табигатькә яз ашыга! Зәңгәр күктә якты нурларын уйнатып, кояш минем белән шаяра түгеме соң? Менә сиңа бер "позитив" - шәһәребезнең күзгә күренмәгән матурлыгын күреп алдым.Соклануымны Бөек Тукай сүзләре белән җиткерсәм, урынлы булыр:

"Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява."

Табигатьнең бу халәтенә кадәр әле ерак. Көтеп торыр чара юк, Бөгелмәбезне ел әйләнәсендә матурлыйлар, төзекләндерәләр. Шәһәр сулыгын гына алыйк. Килешәм, Әлмәттән югары сикерә алмаганнар. Ә менә тарихи кыйммәте белән Бөгелмә башкаларның "борынына чирткән"! Адым ясаган саен борынгы шәһәрнең тарихи сулышын тоясың. Менә сиңа - икенче "позитив". Тик аның синонимы, кызганыч, гел янәшәдә: тарихи биналарның йөзен бозабыз, я булмаса тыныч күңел белән җимерелгәнен көтәбез.

Тискәре эмоцияләрне вакытлыча читкә куеп, шәһәр урамнарында уңай тәэсирләр җыюны дәвам итәм. Каршыма яшь әниләр очрады. Янә лирикага бирелдем. Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасыннан күңелгә якын сүзләр искә төште:

"Ана -

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда..."

Дөньясы авыр дип тормаганнар, яңа кешегә гомер биргән бу АНАЛАР. Менә сиңа - өченче "позитив".

Колагыма ишетелә дип торам, ерактан таныш тавыш яңгырый: "Алсуууу апаааа!". Авызым колагыма кадәр ерылды, канатлар үсте, күкнең җиденче катына күтәрелгәндәй булдым. 4 яшьлек бала колачын җәеп миңа таба йөгерә. Иптәш кызымның малае. Кулдагы әфлисуннар кар өстенә сибелде. Ул да, мин дә бер-беребезне сагынганбыз! Узыша-узыша С витаминнарын җыйдык та, җылы өйгә кереп, кайнар чәй белән сыйландык! Менә сиңа дүртенче "позитив".

Әллә, артык күп позитив җыеп җибәрдем инде, уңай эмоцияләрне бу кичтә магнит төсле үземә тарта тордым. Өйгә кайтып керүгә, янә сөенче - өстәлдә мин яраткан чәчәкләр бәйләме!

"Корт чаккан дөньясы" турында, әйдә, мизгелгә булсын, гел онытып җибәрдем. Сүзем - яшәү дәрте хакында. "Күзлекләр"нең ниндиен кияргә туры килсә дә, соклану, ярату һәм яратылу, илһамлану һ.б кебек табигый көчтән Ходай аермасын.

R.S. Тәнкыйть күзлеген вакытлыча булса да салдыра алганыгыз өчен, Ләйсән Ривалевна, сезгә рәхмәтемне җиткерәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса