Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде. (Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Салават Юлаев" командасына каршы уңышлы уеннан соң "Ак Барс" командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов матбугат конференциясе вакытында әлеге матчның катлаулы булуын да яшермәде. "Тулаем алганда, уен бик яхшы булды. Командалар яхшы...

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.
(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Салават Юлаев" командасына каршы уңышлы уеннан соң "Ак Барс" командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов матбугат конференциясе вакытында әлеге матчның катлаулы булуын да яшермәде.
"Тулаем алганда, уен бик яхшы булды. Командалар яхшы кәеф белән уйнады, яхшы хоккей күрсәттеләр. Уен катлаулы булды. Күплектә алка кертә алуыбыз сөендерә. Егетләрнең ничек эшләвеннән канәгать калдым", - диде Билалетдинов.
Исегезгә төшерәбез, Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында "Салават Юлаев" командасын отты. Уфада узган бүгенге матч "Ак Барс" файдасына 5:0 исәбе белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X