Бөгелмәдә “Единая Россия” Яшь гвардия”се активистлары психолог-консультант Анна Хафизова белән очраштылар
"Лекториум" проекты кысаларында "Единая Россия" Яшь гвардия"се Бөгелмә бүлеге активистлары психолог-консультант Анна Хафизова белән очраштылар. Очрашуның темасы кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, низаглы очракларны хәл итүгә багышланган иде. Белгеч дустанә мөнәсәбәтне ничек урнаштырырга икәнлеге, хезмәттәшлек итү үзенчәлекләре турында сөйләде, әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле багланышлар урнаштыру методикаларын тәкъдим итте. А. Хафизованың әйтүенә караганда, соңгы...
"Лекториум" проекты кысаларында "Единая Россия" Яшь гвардия"се Бөгелмә бүлеге активистлары психолог-консультант Анна Хафизова белән очраштылар.
Очрашуның темасы кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, низаглы очракларны хәл итүгә багышланган иде. Белгеч дустанә мөнәсәбәтне ничек урнаштырырга икәнлеге, хезмәттәшлек итү үзенчәлекләре турында сөйләде, әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле багланышлар урнаштыру методикаларын тәкъдим итте.
А. Хафизованың әйтүенә караганда, соңгы вакытларда психологларның күпчелеге, виртуаль тормышта яшәү һәм социаль челтәрләрдә озаклап утыруның нәтиҗәсе буларак, тормышта яшьләр арасында бер-берсе белән аралашуда җитди проблемалар килеп тууы турында борчылу белдерәләр. Бу исә, кагыйдә буларак, кешене башкалар белән гади генә элемтә урнаштыру, сөйләшү, ниндидер мәсьәләләр буенча уртак фикергә килү кебек гади генә аралашу күнекмәләреннән мәхрүм итә. Ахыр чиктә бу каршылык тууга китерә. Шуңа күрә дә андый ситуацияләрдән арыну юлларын карау бүген бик актуаль булып тора.
Очрашуда психолог күп сорауларга җаваплар бирде. Активистлар, тормышта үзләре белән булган төрле хәлләрне искә алып, аны чишү юлларын да бергәләп тикшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа