Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

“Единая Россия” партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү хезмәте бөгелмәлеләрдән сорау-гозерләр җыя

Татарстанның һәр районында да "Единая Россия" сәяси партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү хезмәте эшли башлады. Әлеге проект кысаларында активистлар һәр көнне республиканың шәһәр-авылларында йөриләр, халык белән очрашалар. Бу атнада мобиль кабул итү хезмәте Бөгелмәнең ике авылында булды. Кодаш авылы халкын балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү, юлларны төзекләндерү, фельдшерлык-акушерлык пункты базасында...

Татарстанның һәр районында да "Единая Россия" сәяси партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү хезмәте эшли башлады. Әлеге проект кысаларында активистлар һәр көнне республиканың шәһәр-авылларында йөриләр, халык белән очрашалар.

Бу атнада мобиль кабул итү хезмәте Бөгелмәнең ике авылында булды. Кодаш авылы халкын балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү, юлларны төзекләндерү, фельдшерлык-акушерлык пункты базасында аптека булдыру, милеккә салымнарны киметү һәм авылның мәдәният сараен ремонтлау кебек сораулар борчый.

Шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә исә мобиль иҗтимагый кабул итү хезмәте белгечләре белән җирле үзидарә депутатлары һәм район хакимияте вәкилләре дә катнашты.

Халык белән очрашу вакытында Татарстанның Дәүләт Думасындагы командасына 27 гозер кабул ителде.

Әлеге хезмәтнең республика бүлегендә аңлатканча, мобиль кабул итү автобуслары һәр районны йөреп чыгачак. Халык күтәргән нәкъ шушы сорауларга нигезләнеп Татарстан командасы үзенең Дәүләт Думасындагы эшчәнлек юнәлешен билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса