Актуаль тема
Эчкечелек белән көрәш дәвам итә
Халыкны хәмердән биздерү өчен нинди генә чаралар кулланылмый. Соңгы елларда бу юнәлештәге башлангычлар дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителә. Илебездә гамәлгә кертелгән бер төркем кануннар эчкечелекнең тамырына балта белән чапмаса да, билгеле бер нәтиҗәләр бирә.
Дөнья күләмендә елына җан башына уртача 8 литр алкоголь туры килә. Россиядә исә бу күрсәткеч шактый югары дәрәҗәдә кала бирә. Татарстан наркологик диспансерның баш табиб урынбасары Степан Криницкий сүзләренчә, илебез халкы, нәни сабыйларны да кертеп исәпләгәндә, җан башына елына 12 - 14 литр саф спирт эчә. Бу күрсәткеч дөнья стандартлары дәрәҗәсенә төшкәнче әлеге проблема бездә актуальлеген югалтмаячак.
Ил җитәкчелеге эчкечелеккә каршы көрәшкә җитди алынды. Беренче чиратта, иң югары дәрәҗәдә кабул ителгән карарларны билгеләп үтәргә кирәк. Алкогольнең бәясен күтәрү, спиртлы эчемлекләрне төнлә сатуны тыю һәм сату урыннарын киметү - боларның барысы, иртәме-соңмы, үз нәтиҗәсен бирәчәк дигән ышаныч бар.
"Дуслык" сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса