Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Өең җылы һәм имин булсын

Көз җитте. Инде кар яварга, каты салкыннар башланырга да озак калмады. Ә урамда һава температурасы түбәнәя барган саен, торак йортларда янгын чыгу куркынычы да арта бара. Үзәктән бирелгән җылы бар кешенең дә ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндереп бетерми, шуннан инде, кем ничек булдыра ала, шулай җайлаша башлый... Өйне өстәмә җылытуның иң уңайлы...

Көз җитте. Инде кар яварга, каты салкыннар башланырга да озак калмады. Ә урамда һава температурасы түбәнәя барган саен, торак йортларда янгын чыгу куркынычы да арта бара. Үзәктән бирелгән җылы бар кешенең дә ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндереп бетерми, шуннан инде, кем ничек булдыра ала, шулай җайлаша башлый...

Өйне өстәмә җылытуның иң уңайлы юлы - көнкүрештә куллану өчен әзерләнгән электр белән җылыту приборы алу. Ул әллә ни кыйммәт түгел, файдалану өчен җайлы, тик... бик үк куркынычсыз да түгел. Узган еллардагы кышкы сезонда чыккан янгыннарның сәбәпләрен анализлау күрсәткәнчә, электр ярдәмендә эшли торган җылыту приборларын дөрес кулланмаудан бик күп тапкыр янгын чыккан.

Кеше бит, башкаларның әче тормыш тәҗрибәсеннән сабак аласы урында, барысын да күбрәк үзе сынап карарага күнеккән. Бу исә еш кына фаҗигаләргә китерә.

Менә электр ярдәмендә эшли торган җылыту приборларын кулланганда һәрчак истә тотарга кирәк булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең берничәсе. - Прибор яки җиһаз бары тик заводта эшләнгән булырга, аның кыскача аңлатмасы, техник паспорты булырга тиеш. - Прибор (җиһаз) ул нормаль режимда эшләгәндә дә, ниндидер көтелмәгән төзексезлек килеп туган очракта да куркынычсыз дәрәҗәдә эшләрлек итеп ясалган булырга тиеш. - Приборның (җиһазның) электр тогы артык күләмдә килгәндә дә, артык җылынган очракта да автомат рәвештә сүнәрлек итеп ясалган булуы шарт. - Приборның (җиһазның) эшләп торган чакта уты янып, сигнал биреп торырга тиеш. - Электр приборларын тиз янып китүчән предметлардан ераграк итеп, ачык урынга куярга , карап торуга аның барлык элементлары да төзек хәлдә булырга тиеш. - Приборны (җиһазны) озак вакыт караучысыз калдырырга ярамый. - Чыгып киткәндә, аны сүндерү мәҗбүри.

Менә шушы таләпләрне төгәл үтәсәгез, өегезне өстәмә рәвештә җылытканда да, ут чыгу очраклары бермә-бер кими.

Йортыгыз җылы һәм ямьле, барлык хәвеф-хәтәрләрдән дә азат булсын.

Лилия КӘРИМОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.

Әлфинур Шәвәлиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса