Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Дөрләп янсын, көл булсын!

"228не - учакка!" - "Курс-М" шәһәр студентлар клубының 7 апрель көнне үзәк базар территориясендә уздырган чираттагы акциясе әнә шулай дип атала иде.

Ә.ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

"Сүз дә юк, берәү дә ут якмады, учакка әйбер ыргытмады. Биредә хикмәт башкада - "228" санын фаш итәргә, аның асылын киң җәмәгатьчелеккә аңлату кирәк иде", - ди акцияне оештыручы егетләрнең берсе, КНИТУ-КАИ студенты Алексей Мухалев.

Эш шунда ки, соңгы вакытларда яшьләр арасында "228" саны язылган киемнәр модага кереп китте. Россиянең шактый популяр hip-hop башкаручыларының шундый саннар төшерелгән футболкалар киеп клипларда күренүе, җырларында: "Бойся 228, если пудришь носик", "228 - попиросим" кебек сүзләр яңгыравы сәбәп булды моңа.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендәгеләрнең борчылуы урынлы. Чөнки яшьләр, хәтта аларның әти-әниләре дә "228" санының РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсе икәнлеген уйларына да кертеп карамыйлар. Ә бу маддә "Наркотик, психотроп матдәләрне һәм аларның тиңдәшләрен законсыз сатып алу, саклау, әзерләү, йөртү, эшкәртү. Моның өчен 500 мең сумга кадәр штраф түләтү һәм 3 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү" турында.

Болардан бер генә нәтиҗә ясарга була: мондый гамәл хө-күмәткә ошамый (законсыз!), алай гына да түгел, хәтта криминал даирәләрдә дә хупланмый. Ә яшьләр "228" атрибутикалы киемне модалы һәм шәп дип саный, бигрәк тә 13-16 яшьлекләр. Баш киемендә "228" саны ялтырап торган үсмер "кәттә" түгел, ахмак һәм көлке күренә ул.

Бу сан язылган кием кигән яшь кеше ихтыярсыздан, үзе дә аңышмастан, Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү Федераль хезмәтенең район-ара бүлек хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итә, чөнки наркодилерлар да наркотикларны, беренче чиратта, шундый яшьләргә тәкъдим итә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: наркотик студенты