Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Дөнья терәге – хатын-кыз

“Хатын-кыз – дөнья тоткасы” дигән гыйбарә яши халыкта. Бөгелмә районы Исаково авылында гомер кичерүче Рәмзия Шамил кызы Вәлиәхмәтова турында да икеләнмичә шулай дип әйтергә мөмкин.

“Хатын-кыз – дөнья тоткасы” дигән гыйбарә яши халыкта. Бөгелмә районы Исаково авылында гомер кичерүче Рәмзия Шамил кызы Вәлиәхмәтова турында да икеләнмичә шулай дип әйтергә мөмкин. Аның хакында уңган-булган хатын-кыз дию генә аз. Сабырлыгы, тырышлыгы, батырлыгы һәм язмышы күпләргә үрнәк бу ханымның.

Рәмзия ханым озак еллар инде  җаваплылыгы чикләнгән “Наратлы” җәмгыятендә машина белән сыер саву операторы булып көч куя. Ул һәрвакытта да алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре рәтендә, Сабан туе, һөнәри бәйрәмнәр вакытында да еш кына – мактаулылар сафында. Үткән ел исә авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллык намуслы хезмәте өчен “Районның иң яхшы сыер савучысы” дигән исемгә лаек булып, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан лаеклы бүләген кабул итеп ала. Яңа ел алдыннан исә “Алтын шәһәр” исемен алган ел нәтиҗә ясау һәм иң алдынгыларны, зур уңышларга ирешүчеләрне тәбрикләү тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров алыштыргысыз хезмәткәрне “Осталык үрнәге” дигән номинациядә дә бүләкләде.

Рәмзия Шамил кызы Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында туа. Кечкенә чакта әти-әниләре Оренбург өлкәсенә күченәләр. Шулай итеп, аның бала чагы Оренбург өлкәсендә үтә дисәк тә, ялгыш булмас. Әтисе вафат булганнан соң, язмыш аларны Бөгелмә районының Исаково авылына – әнисенең туганнары янына кайтара. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәләнең авыл хуҗалагы техникумында зотехник белгечлеге ала. Чирмешән районына еш кына әбисенә кунакка кайтып йөргән Рәмзия тиздән кияүгә чыгып, кабат туган якларына әйләнеп кайта. Аларның уллары Руслан туа. Шулай итеп, тормыш дәвам итә. Матур гына яшәп ятканда, Рәмзия апа гаиләсенә зур кайгы килә. Кинәт кенә әнисендә яман шеш авыруын ачыклыйлар. Ул Чирмешән якларын, ирен калдырып, улы белән, әнисен карарга, тәрбияләргә дип, Бөгелмә районының Исаково авылына әйләнеп кайта. Ике елдан соң, әнисе вафат була. Рәмзия апа шул рәвешле Исаково авылында төпләнеп кала. Ике елдан соң, әлеге авыл кешесе – Нурислам абыйга кияүгә чыгып, кызы Алияне таба.

  • Тормыш иптәшем бик яхшы кеше иде, ләкин Ходайның язганы булгандыр, 10 ел матур гына гомер иткәннән соң, биш ел элек, кинәт кенә инсульт булып, вафат булды, – ди Рәмзия апа.

 Бүгенге көндә Рәмзия Шамилевна кызы Алия, улы, оныклары өчен җан атып яши, алар өчен шатланып, куанып туя алмый.

Бүгенге көндә инде улы Русланның үз гаиләсе бар – Лениногорск шәһәрендә яшиләр, ул тимер юл системасында мастер булып көч куя, кызы һәм улы – Әминә һәм Камил үсеп киләләр.

Рәмзия ханым гомер буе диярлек – 30 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә көч куя, хезмәт юлын зоотехник буларак башлый, аннан озак еллар сыер савучы булып эшли. Үз эшен намус белән башкара. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә балкый.

  • Элеккеге шартлар белән чагыштырганда, хәзер күпкә җиңел, ашату ягын күпчелек очракта мал караучылар – ир-атлар башкара, сөт ташырга кирәкми, ул сөт үткәргеч аша үтә, – ди тынгы белмәс Рәмзия ханым.

Изге күңелле, тормышның һәрбер мизгеленнән ямь һәм тәм табып, бервакытта да төшенкелеккә бирелергә яратмаган ханымның әле алда торган бурычлары бик күп.

  • Кызым Восточный урта мәктәбенең 7нче сыйныфында гел яхшы билгеләргә генә укый. Төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә беренчелекләрне алып килә. Аны укытасым, аякка бастырып, олы юлга чыгарасым бар. Шуның өчен фермада да көч куям, аннан соң көндез – буш вакытымда авыл Советы идарәсендә җыештыручы булып та эшлим. Кызым, балаларым өчен барысы да яхшы булсын дип тырышам, – дип, уй-фикерләре белән бүлешә ул.

Әйе, Рәмзия апа белән сөйләшкәннән соң, шуны аңладым: бүгенге көндә аның кебек, авырлыкларга, тормыш киртәләренә карамастан, һәвакытта да шат булып кала алган, көр күңелле, батыр кешеләр сирәктер. Ул балалары, үзе өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә әзер, аларны матур тормыштан, бәхетле балачактан мәхрүм итмәскә тырыша:

  • Улым инде тормышлы, үз көнен үзе күрә, шуңа күрә күбрәк үсмер кызым өчен дип тырышам, эшлим, янам-көям. Үткән ел күптәнге хыялыбызны тормышка ашырдык. Чит ил паспортлары ясатып, Төркиянең матур табигатенә сокланып, рәхәтләнеп ял да итеп кайттык. Балам да, үзем дә дөнья күрдек. Бик шатбыз.

Алай гына да түгел, ул әле үзе машина да йөртә. Руль артына утыра да тиз генә шәһәргә дә “элдертеп” кенә барып кайта, кирәкле урыннарын да урый.

Әни, әби буларак, мин бик бәхетле. Балаларым бик әйбәтләр. Эшемдә дә хөрмәт итәләр. Хатын-кыз өчен балалар бәхетеннән дә олы бәхет була да алмыйдыр дип уйлыйм. Аллага шөкер! Дөньядагы һәрбер хатын-кыз бәхеткә тиенеп, бала, хатын-кыз бәхетен тоеп, кадер хөрмәттә яшәсен иде. Бәйрәмнәр котлы булсын, – ди Рәзмия ханым, ихластан елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса