Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Дәүләт Думасы депутаты Равиль Хуснуллин бөгелмәлеләрне кабул итте

Мөрәҗәгатьләрнең бер өлешенә гамәлдәге закон буенча аңлатмалар бирелде.

30 май көнне “Единая Россия” партиясенең Бөгелмә җирле бүлегендә Россия Федерациясе Федераль җыенының Дәүләт Думасы депутаты, җирле үзидарә һәм федератив төзелеш буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Равил Хөснуллин халыкны кабул итте.

Халык тарафыннан “Бөгелмә муниципаль районы” муниципаль берәмлеге статусын һәм территория чикләрен билгеләү һәм андагы муниципаль берәмлекләрне билгеләү турындагы” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү кирәклегенә бәйле сорау яңгырады, шулай ук, очрашу вакытында авыл җирлегендә җир мәйданын теркәү, авылда балаларны укыту проблемасына, домофоннарга техник хезмәт күрсәтү, электр энергиясенә һәм суга ОДН югары булу, күп балалы гаиләләрнең торакка чиратына кагылышлы сораулар яңгырады.

Мөрәҗәгатьләрнең бер өлешенә гамәлдәге закон буенча аңлатмалар бирелде. Проблемалы сорауларның кайберләрнен Равил Хөснуллин ныклап өйрәнеп, аларны чишүдә теләктәшлек күрсәтергә планлаштыра. Гариза бирүчеләргә җаваплар билгеләнгән тәртип буенча юлланачак.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса