Депутат кабул итте
32нче бер мандатлы Бөгелмә сайлау округыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов “Бердәм Россия” партиясенең җирле кабул итү бүлегендә шәхси сораулар белән килгән гражданнарны кабул итте.
Чираттагы тапкыр узган бу очрашуда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан филиалындагы проблемалар турында аның җитәкчесе Артем Пахарев уртаклашты. Депутатка шулай ук пенсионерлар, инвалидлар,хезмәт ветераны һәм хосусый эшмәкәр дә мөрәҗәгать иттеләр. Аларның сораулары төрле темаларга булды. Шундыйлардан, Бөек Ватан сугышы ветераны каберенә һәйкәл кую, газ колонкасын алыштыру, коммуналь-торак хуҗалыгын тоту, озак еллар эшләгәнгә түләү һ.б. сораулар күтәрелде. Ул сораулар барысы да алга таба хәл итү өчен игътибарга алынды, бер өлешенә аңлатмалар бирелде,
Бу көнне депутат 8 кешене кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа