Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Давыл Татарстан авылларына зур зыян салган [+ФОТОЛАР]

Кичә, 3 май кичендә, Чирмешән районының Чирмешәнә, Югары Чегодай, Түбән Чегодай, Урманасты Үтәмеш авылларында давыл район үзәк хастаханәсе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, ашлык кабул итү оешмасы, 21 шәхси йорт түбәсенең калайларын өлешчә куптарып ташлады, аларга һәм башка кайбер, тулаем 8 социаль объектка зур зыян салды, дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән". -...

Кичә, 3 май кичендә, Чирмешән районының Чирмешәнә, Югары Чегодай, Түбән Чегодай, Урманасты Үтәмеш авылларында давыл район үзәк хастаханәсе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, ашлык кабул итү оешмасы, 21 шәхси йорт түбәсенең калайларын өлешчә куптарып ташлады, аларга һәм башка кайбер, тулаем 8 социаль объектка зур зыян салды, дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән".

- Райондагы комиссия өермә китергән зыян күләмен ачыклый, түбәләрне ябу өчен подрядчылар белән эш йөртә, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе Илнар Минһаҗев.



Бәхеткә, өермә вакытында кешеләр зыян күрмәгән. Чирмешәндә һәм башка авылларда газ, электр, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, үзәк хастаханәсе дә эшен туктатмады, дип яза район басмасы.



Кадыйр ГОМӘРОВ

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса