“COVID-19” буенча статистикага узган тәүлек эчендә бер бөгелмәле өстәлде
Бу инде короновирус белән авырып киткән унберенче кеше.
Татарстанда 30 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән. 1се – читтән кертелгән, калганнары – элемтә нәтиҗәсендә. 7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
30дан 50 яшькә кадәр авыручылар күпчелекне тәшкил итә – 13 кеше, 50дән 60 яшькә кадәргеләр – 9, 60тан 70кә кадәр – 4, 18дән 30га кадәр – 3 һәм 70тән 80 яшькә кадәр 1 кеше.
Шәһәрләр һәм районнар буенча шулай ук Казан алда бара – 12 кеше, Яр Чаллыда – 2, Биектау, Нурлат һәм Чистай районнарында – 3, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Питрәч районнарында 1әр очрак.
6 августка Татарстанда барлыгы 5 781 “COVID-19” очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә – 4 621 кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 24 кеше сәламәтләнгән.
Үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты (ИВЛ) 35 кешегә тоташтырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа