“COVID-19” белән зараралануның соңгы тәүлектә расланган яңа 84 очрагы арасында бөгелмәлеләр юк
Актуаль тема

“COVID-19” белән зараралануның соңгы тәүлектә расланган яңа 84 очрагы арасында бөгелмәлеләр юк

Күрше районнардан бу очрак Азнакай районында расланган.

Бүген Татарстанда коронавирус йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән, читтән кертелгәне – 1 очрак, 83 очрак – элемтәләр нәтиҗәсе. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 
 

"34 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 50се өйдә дәвалана. Аларда авыруның   җиңел яки симптомсыз формасы күзәтелә», - диде Лилия Галимова. 
 

Иң күп авыручылар 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында –  24 кеше. 
 16 майга (арту буенча) Татарстанда барлыгы 2 148 Covid-19 очрагы теркәлгән. 
Бу чорда 1 108 кеше хастаханәдән чыккан, шуларның 102се – соңгы тәүлек эчендә.