Чын милек хуҗалары булыйк
Башка еллардан аермалы буларак, быелгы җылылык сезоны бернинди катлаулы хәлләрсез башланып китте дияргә була. Моңа, беренчедән, һава торышының уңай килүе, икенчедән, ТР Премьер-министры Илдар Хали-ковның температураның минуска ка-дәр түбәнәюен көтеп тормыйча, алдан ук җылылык системасын кышкылыкка әзерли башларга өндәве этәргеч биргәндер. Һәм шуның нәтиҗәсе буларак, бүгенге көнгә йортларда җылылык булмауга...
Руфан ГАЛИЕВ,
Бөгелмә зонаара торак инспекциясе начальнигы.
Агымдагы елның 1 августыннан 15 сентябрьгә кадәр Бөгелмә зонаара торак инспекциясе тарафыннан 106 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Тикшерү барышында 236 закон бозу очрагы ачыкланды, алар буенча тәкъдимнәр бирелде һәм күп кенә идарәче компанияләр җитәкчеләренә беркетмәләр төзелде. Узган 2010 ел белән чагыштырып караганда, закон бозуларның күпкә кимүе күзәтелә. Моңа, билгеле инде, 2008 елдан башлап, шәһәрдә һәм районда 300дән артык йортка капиталь ремонт уздырылуы да уңай йогынты ясады.
Торакны кышка әзерләү эшен, зур кыенлыклар белән булса да, шушы йортларга хезмәт күрсәтүче оешмалар башкара. Ә менә шул ук вакытта җылылык челтәренең күп кенә участокларында җылылык изоляциясе юклык, ягъни торбаларның төрелмәгән булуы зур борчу тудыра.
"Энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү һәм энергияне саклау турында"гы 261 нче Федераль Закон (11.11.2009 ел) кысаларында 2011 елның ахырына кадәр барлык күпфатирлы йортларда да җылылык исәпләү приборлары урнаштырылып бетәргә тиеш. Бу гамәл җылылык челтәре предприятиеләренә карашны тамырдан үзгәртәчәк, чөнки энергия югалтулар буенча бөтен җаваплылык ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җилкәсенә төшәчәк. Бу ситуациядә алар җылылык челтәрендәге хәлләр-не төзәтергә мәҗбүр булачаклар.
Ә бит моңарчы бөтен югалтулар милек хуҗалары җилкәсенә йөкләп киленде.
Билгеле, бүгенге көндә кыйммәтле җылылык исәпләү приборларын урнаштыруда, аларга хезмәт күрсәтүдә проб-лемалар җитәрлек әле. Әлеге өлкәдә идарәче компанияләргә башкарасы эшләр күп.
Идарәче компанияләр 2012 ел өчен энергия саклау буенча чаралар планын төзиләр, бу энергоресурслар куллануны экономияләүгә уңай тәэсир итәчәк. Барыннан да бигрәк, торак милекчеләренең акчалары янга калачак дигән сүз. Димәк, фатир хуҗалары да, инициатива төркемнәре дә шундый мөһим мәсьәләләрдә читтә торырга тиеш түгелләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа