Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Чите китек бәйрәм

Сугыштан соң ничәмә-ничә язлар җитсә дә, Җиңү көнен бәйрәм дип санасак та, бу бәйрәмнең бер чите барыбер китек... Эх син, сугыш! Эх син, әлеге дә баягы, гаделсез тормыш!

Бәйрәм алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидларына Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале бирелү турында карар кабул ителде. Иң беренчеләрдән булып бу турыда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Әлеге медальне республикада 1596 кешегә тапшыру ниятләнә. Шулай ук, республикада Бөек Ватан сугышында гамәлдәге армия составына кермәгән 412 кеше, "Блокадалы Ленинград" билгесе белән бүләкләнгән 173 кеше, концлагерьларның балигъ булмаган 188 тоткыны исәпләнә. "Бу категория кешеләргә шушы медаль биреләчәк. Бүләк Татарстан территориясендә яшәүче һәм шул куркыныч елларның хатирәләрен үзендә йөртүче кешеләргә ихтирам йөзеннән тапшырыла", дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

Бу турыда укыдым да, уйга калдым. Әйе, бүгенге көндә бармак белән генә санарлык Бөек Ватан сугышы ветераннары һәммәбездә дә зур хөрмәт уята. Алар әлеге медальләргә, дәүләт тарафыннан каралган ярдәмнәргә, фатирларга мең тапкыр лаек.

Шул ук вакытта, күңелне ниндидер моңсу хисләр, үпкә кебек тойгылар да баса. Ә бабаларыбыз – гаиләләрен, өй тулы балаларын, әле туарга да өлгермәгән сабыйларын калдырып, сугыш кырына китеп, Ватан өчен сугышып, яу кырында башларын салган, хәбәрсез югалган солдатлар безнең хәтерләрдә эзсез югалган. Аларның гаиләләре, бер тапкыр да әти назын тоеп карамаган балалары гомер буе беркемнән дә, бернинди дә ярдәм дә, җылы сүз дә, якты караш та күрмәгән. Ә андыйлар меңләгән, миллионлаган...

Әйе, Җиңү көне илдәге иң зур, дәртле, тетрәндергеч бәйрәмнәрнең берсе. Ләкин, ел саен бигрәк тә әлеге бәйрәм алдыннан, хәбәрсез югалган бабам, бер кочак бала белән калган әбием һәм әтисез үскән әтием өчен күңел әрни. Сугыштан соң ничәмә-ничә язлар җитсә дә, Җиңү көнен бәйрәм дип санасак та, бу бәйрәмнең бер чите барыбер китек... Эх син, сугыш! Эх син, әлеге дә баягы, гаделсез тормыш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса