Чистарыныйк!
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының быел 21 мартта кабул иткән 413 нче номерлы боерыгын үтәү йөзеннән һәм районыбыз, шәһәребез территорияләрен тизрәк чистартып, санитар-эпидемиологик яктан да, экологик яктан да халык өчен куркынычсыз хәлгә китерү максатында, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр шәһәр һәм районда территорияләрне чистарту ике айлыгы...
Эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру белән махсус оештырылган оператив штаб шөгыльләнәчәк. Җәйге чорда карап, чистартып тору өчен һәр оешма һәм предприятиегә үз территориясе билгеләнәчәк.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше начальнигына (М.Каюмов), "Департамент ЖКХ" МУП, "Горзеленстрой" ҖЧҖ, "ДорРемСтрой" ҖЧҖ җитәкчеләренә (В.Пивсаев, Л.Венкова, И.Бакиров) агач-куаклар утырту, юлларны-тротуарларны ремонтлау, йортларның алгы якларын тәртипкә китерү, урамнарны яктырту проблемаларын чишү, зиратларны, бакчаларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, чүп-чар сала торган контейнерлар кую урыннарын тәртипкә китерү һәм башка эшләр йөкләнә.
"Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәк-чесе (В.Гарәфетдинов) коммуналь техниканың чүпләрне чыгару эшен өзеклексез башкаруын, шулай ук полигоннарның каты көнкүреш калдыкларын кабул итү, сортларга аеру, күмү юнәлешендә тиешенчә эшләвен тәэмин итәргә тиеш.
Чистарыну эшләренең барышын ТР экология куркынычсызлыгы, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү ведомствоара комиссиясе контрольдә тотачак, урындагы җитәкчеләр алар каршында әледән-әле хисап тотачак.
Шәһәр һәм районыбыз территорияләрендә әлеге эшнең барышы җирле газеталарда да яктыртылып барылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа