Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Чираттагы очрашу

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге башлап җибәргән “Үзебезнең ишегалды” проекты кысаларында шәһәребезнең күпкатлы йортларында яшәүчеләр белән очрашып, уртак ишегалларын төзекләндерү һәм үзгәртү мәсьәләләре турында фикер алышулар дәвам итә.

Шундый очрашу Югары бистәнең 1, 2, 3, 4, 5нче йортлары ишегалдында узды. Инде үз юлын тапкан традиция буенча очрашуны Партиянең җирле бүлек секретаре Әнвәр Әхмәдиев ачып җибәрде һәм яңа проектның асылы, ә тагын бу мәсьәләне уртага салып сөйләшүдә катнашачак затлар белән таныштырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов очрашуда катнашучыларга проектның максаты һәм конкрет бурычлары турында аңлатты. Фикер алышуларда шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков, мэр урынбасары Ирина Белова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләймановның ышанычлысы – 3нче мәктәп директоры Галина Дулова, ТКХ департаменты һәм идарәче компанияләр җитәкчеләре, вәкилләре катнашты.

Биредә яшәүчеләр ишегалдын төзекләндерү турында сөйләшүләргә бик актив кереп китте, булачак ишегалдын күзаллап,  схема-плакатка үз тәкъдимнәрен яздылар. Әлеге йортлар узган гасыр урталарында төзелгән. Аларда капиталь ремонт узса да, сораулар күп әле. Юллар мәсьәләсе дә борчый аларны. Вазифаи затлар барлык гозерләрне, сорауларны һәм чыгышларны игътибар белән тыңладылар, аларның бер өлешенә урында җавап бирделәр, икенчеләрен тикшереп, ачыклау, эш алып бару өчен язып алдылар. 

Очрашу ахырында кешеләр республика һәм шәһәр җитәкчелегенә әлеге проблеманы күтәргәнеөчен рәхмәт әйттеләр һәм проектның гамәлгә ашарына ышаныч белдерделәр.  

Ләйсән ИЗОТОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса