Чират та юк, уңайлы да
Сентябрь аенда Татарстанда яшәүчеләр квартирлары өчен инфоматлар һәм Татарстан Республикасының uslugi.tatarstan.ru порталы аша 13 миллион сумга якын акча түләгәннәр.
Бүген, өйдән дә чыгып тормый гына, onlain режимында, ягъни реаль вакыт аралыгында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен күпме түлисе икәнлеген белешергә, лицевой счет белән идарә итәргә, счет-фактурага үзгәрешләр кертергә, түләү суммасын кабат чутлатырга (әйтик, берничә көн дәвамында кайнар су булмый торганда) һәм шулай ук түләүләр тарихын барысын да электрон вариантта сакларга мөмкин. Моның өчен порталда Шәхси кабинет булдыру кирәк. Аны теркәүнең кыенлыгы юк - мобиль телефоныңның номерын җибәрәсең дә аңа пароль киләчәк.
ТКХ хезмәтләре өчен Шәхси кабинетны теркәми генә дә түләргә була. Моның өчен түләү квитанциясендә күрсәтелгән лицевой счет номерын һәм түлисе сумманы күрсәтәсең. ТКХ хезмәтләре өчен инфоматлар аркылы түләгәндә - 2, ә uslugi.tatarstan.ru порталы аша түләгәндә 1 процент күләмендә комиссия җыемы алына.
Бүген инде Татарстанның 1,2 миллион йорт хуҗалыгы (барлык хуҗалыкларның 90 проценты дигән сүз) әлеге хезмәтләрдән файдалану мөмкинлегенә ия. Сезнең идарәче компания бу сервис хезмәтенә тоташтырылганмы икәнлеген https:// uslugi.tatar.ru/personal-account күрсәтмәсе аша таба аласыз. Сезнең идарәче компания дә бу хезмәтләргә тоташтырылсын дисәгез, 8(843) 5114115 телефоны аша шылтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа