Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Чарасына күрә – җәзасы

Агымдагы елның 2 июле көнне Дәүләт Думасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләмен арттыра торган закон проектын икенче укылышта кабул итте. Бу закон проекты инде 1 сентябрьдән үк үз көченә керәчәк.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Документта төрле хокук бозуларга карата штрафларның үзгәрүе чагылыш таба: тизлек режимын арттырганга, юл читеннән йөргәнгә, җәяүлеләр, велосипедчылар, мопедтагылар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозганга һ.б. "Куркынычсыз хәрәкәт" ("Движение без опасности") иҗтимагый оешмасы экспертлары 12.23 нче маддәне түбәндәге эчтәлектәге яңа 3 нче өлеш, "33 в" пункты белән тулыландыруны аеруча әһәмиятле дип саныйлар:
"3. Балаларны юлда йөртү кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләрне бозган өчен 3 мең сум күләмендә штраф салына".

Хәзерге чорда Россиядә, юл йөрү кагыйдәләре нигезендә, 12 яшькә кадәрге балалар автомобильдә бары тик махсус тоту җайланмаларында гына йөртелергә тиеш. Бу таләп 2007 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә. Аны бозган очракта машина йөртүче 500 сум күләмендә штраф түли.
"Без юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына төрле тикшеренүләрне даими төстә уздырып торабыз, - ди "Куркынычсыз хәрәкәт" ("Движение без опас-
ности") иҗтимагый оешмасы президенты Наталья Агре. - Соңгы тапкыр сораштырулардан күренгәнчә, россиялеләрнең яртысыннан азрагы гына (49 проценты) машиналарында балаларны йөртү җайланмаларын тота. Бу исә, ни кызганыч, безнең илдә ата-аналарның балалары иминлеге өчен җаваплылыгы түбән дигән сүз. Объектив саннар ярдәмендә дә, фактлар белән дә тәэсир итә алмаган әти-әниләргә сабак булсын өчен балаларны махсус кәнәфиләрдә йөртмәгән кешеләргә карата штраф күләмен арттыру ягында без. Бу чараның яшь пассажирлар арасында корбаннар санын киметәчәгенә нык ышанабыз".

Исегезгә төшерәбез: Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе, Автостраховщикларның Россия берлеге, "Куркынычсыз хәрәкәт" ("Движение без опасности") иҗтимагый оешмасының уртак проекты булган - "Балаларга - автокресло" һәм "Куркынычсызлык каешын эләктер!" дип аталган социаль кампанияләр кысаларында балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозучыларга карата җәза чарасын кырысландыру кирәклеге хакында берничә тапкыр әйтелде. Бу җәһәттән штрафлар күләмен арттыру турындагы рәсми тәкъдим белән РФ Эчке эшләр министрлыгы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү баш идарәсе начальнигы Виктор Нилов һәм "Куркынычсыз хәрәкәт" ("Движение без опасности") иҗтимагый оешмасы президенты Наталья Агре чыктылар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш балалар хирургы Владимир Розинов та әлеге тәкъдимне хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса