Чара вакытында күрелергә тиеш
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы "Уют" торак милекчеләре ширкәтендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен дә тикшерде. Әлеге тикшерүне уздыруга бер бөгелмәленең мөрәҗәгате сәбәп булды. 2017 елның 6 октябре көнне "Уют" торак милекчеләре ширкәтенә берәү квартирын су басу һәм аның сәбәпләрен ачыклау мәсьәләсен карауларын үтенеп, язма мөрәҗәгать калдыра. Закон нигезендә, язма...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы "Уют" торак милекчеләре ширкәтендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен дә тикшерде. Әлеге тикшерүне уздыруга бер бөгелмәленең мөрәҗәгате сәбәп булды.
2017 елның 6 октябре көнне "Уют" торак милекчеләре ширкәтенә берәү квартирын су басу һәм аның сәбәпләрен ачыклау мәсьәләсен карауларын үтенеп, язма мөрәҗәгать калдыра. Закон нигезендә, язма мөрәҗәгатькә, теркәлгән көннән санап, 30 көн эчендә җавап бирелергә тиеш, әмма аның мөрәҗәгатенә биредә вакытында җавап бирмәгәннәр.
Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, прокуратура "Уют" ширкәте җитәкчесе исеменә, әлеге кимчелекне бетерүне, тәртип бозу очрагын ачыклауны һәм гаеплене дисциплинар җавапка тартуны таләп итеп, күрсәтмә җибәрде.
Хәзерге вакытта бу эш - тикшерү стадиясендә.
Диана ЮНЫСОВА,
Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа