Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Чаллыда бер кызның аяк табанын өздергән трамвай йөртүче эшсез калдырмауларын сорады

Һәлакәт узган елның декабрендә “Поликлиника” тукталышында булган.

(Чаллы, 23 май, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда суд 2017 елның 4 декабрендә 10 яшьлек кыз баланың аяк табанын өздергән трамвай йөртүченең соңгы сүзен тыңлады.

Хөкем ителүче кыз белән булган хәлгә бик үкенүен белдергән. Беркемгә дә зыян китерергә теләмәвен әйткән. Трамвай йөртүче яраткан эшсез калдырмауларын сорады, шулай ук эше бердәнбер керем чыганагы булуын да әйтте.

Судья хөкем чыгару өчен киңәшләшү бүлмәсенә чыгып китте. Хөкем карары иртәгә белдереләчәк.

  • Узган елның 4 декабрендә ГЭС бистәсендә “Поликлиника” тукталышында һәлакәт булуы турында хәбәр иткән иде. Трамвай, җәяүлеләр юлындагы рельслар аша чыкканда, кызны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кызның табаны өзелгән.
  • Трамвай йөртүчегә карата суд 29 мартта башланды. Хөкем ителүче үз гаебен танымаган.

Прокурор укучының табанын өзгән трамвай йөртүчене ике елга ирегеннән һәм транспорт идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнүдән 3 елга мәхрүм итүне сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса