Бәйрәмнәр тыныч узсын
Яңа ел бәйрәмнәре якынлашып килә. Бу көннәрдә күпсанлы чаралар планлаштырылган. Ялларның күңелле узуы өчен мәдәният хезмәткәрләре җавап бирсә, тынычлык һәм тәртип өчен полиция җавап тота. Бу өлкәдә әзерлекне ачыклау өчен террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Ул район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелегендә үтте.
2018 елның ноябрь аенда Бөгелмә муниципаль районына ТР Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе аппараты хезмәткәрләре тикшерү белән килгән. Алар Бөгелмә муниципаль районының әлеге юнәлештәге комиссиясенең эшчәнлеген тикшергән. Өйрәнү барышында аның эшчәнлегенә уңай бәя бирелгән.
- Районда халык арасында террорчылык һәм экстремистик юнәлештә профилактик эш алып бару, андый күренешләргә начар караш уяту, уяулыкны үстерү, гражданнарның хокукый белемен үстерү өстендә алып барылган эшләрне билгеләп үттеләр, - дип белдерде район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов.
Коммиссия утырышында каралган төп сорауларның берсе – ул Яңа елга әзерләнү, бәйрәм чаралары һәм Раштуа вакытында җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү, террорчылык актларын кисәтү чаралары.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Денис Никитенко чыгыш ясады.
Җәмгыять тынычлыгын саклар өчен 22 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр махсус план төзелгән.
- Бүлек хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бәйрәмнәр чорында бүлек җитәкчеләренең тәүлек буе дежур торуы каралган. Дежур частенда кичектергесез хәрәкәт төркеме эшләячәк. Аеруча мөһим, халык күп җыелган урыннар, эре сату үзәкләре, чаралар узу урыннары – патруль-пост полиция нарядларының күзәтүе астында. Пиротехника сату нокталарында тикшерү уздырулар каралган һәм аларны куллану урыннарын контрольдә тотуда планга кергән. Бәйрәм чарасы үтәсе урыннар, әлбәттә, алдан техник чаралар һәм этләр белән тикшерү уза, - дип, башкарылучы һәм башкарылачак эшләр белән таныштырып узды Денис Никитенко.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа