Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бәйрәм белән, милләттәшләр, якташлар!

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Кадерле шәһәребез кунаклары!

8 июньдә без язгы кыр эшләре төгәлләнү хөрмәтенә Сабан туе уздырачакбыз.

Бу милли бәйрәм элек-электән безнең өчен зарыгып көтеп алган вакыйга булып тора. Моннан күп гасырлар элек барлыкка килгән Сабаен туе бәйрәме, инде милли чикләрне күптән узып, чын мәгънәсендә бөтен халыкның яраткан бәйрәменә әверелде.  

Бу көнне йөрәккә шатлык тула, кунакчыллык тагын да ныгый, спорт ярышлары һәм батырларның билалышы барлык милләт вәкилләрен, төрле дин әһелләрен, кемнең ничә яшьтә булуына карамастан, берләштерә, дуслагштыра. Сабан туе – табигатьнең уянуы, халкыбызның хезмәт сөючән һәм ачык йөзле, кунакчыл, юмарт булу символы да ул. Буыннан-буынга тапшырыла килеп, бу бәйрәм безнең йолаларны, рухи мирасыбызны да чагылдыра.

Сабан туенда авыл хезмәтчәннәрен данлау-хөрмәтләү, тантаналы төстә тәбрикләү – матур традиция ул. Нәкъ менә алар тырышлыгына күрә, безнең ризыгыбыз бар. Данлы батырларның, хезмәт алдынгыларының урыны – Сабан туеның мактаулы мәйданында. 

Кадерле бөгелмәлеләр, районыбыз авылларында яшәүче якташлар, туган җиребез кунаклары! Һәммәгезгә дә иминлек һәм хезмәт уңышлары, ә бүгенге бәйрәмдә күңел күтәренкелеге, ярышларда катнашучыларга җиңү телим! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклы имин тормыш насыйп булсын!

Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса