Булдырасыз, кызлар!
4 - 7 декабрьдә Казан шәһәрендә кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды. Турнирда республика шәһәрләреннән килгән 11 команда, барлыгы 80нән артык кеше катнашты. Бөгелмә җыелма командасы составында Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" спорт мәктәбе көрәшчеләре чыгыш ясады. Безнең гүзәлкәйләр шәһәребез данын лаеклы яклап кайтты. Дүрт кызыбыз финал уеннарына...
4 - 7 декабрьдә Казан шәһәрендә кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды. Турнирда республика шәһәрләреннән килгән 11 команда, барлыгы 80нән артык кеше катнашты. Бөгелмә җыелма командасы составында Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" спорт мәктәбе көрәшчеләре чыгыш ясады.
Безнең гүзәлкәйләр шәһәребез данын лаеклы яклап кайтты. Дүрт кызыбыз финал уеннарына барып җитте. Ангелина Елизарова 46 килограммга кадәрге авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Вероника Константинова (48 килограммга кадәр), Милана Кәлимуллина (52 килограммга кадәр), Ләйсән Җамалиева (56 килограммга кадәр) республика күләмендә мактаулы икенче урынга лаек булдылар. Спортчы кызларны тренер-укытучылар Марат Котлыбаев, Рәфыйк Дәүләтшин, Марат Нурмөхәммәтов өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа