Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Буген Таиландтан Казанга кайтучыларны туганнары каршы ала алмаячак.

Температурасы ачыкланган кешеләр йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк. Температурасы булмаганнар обсерваторга юллана.

Буген Таиландтан Казанга кайтучыларны туганнары каршы ала алмаячак. Бу хакта республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш штабы җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Буген рейс көтәбез. Кайтучыларны бер туганы да каршы алмый. Алар 14 көнгә „Ливадия“ санаториендагы обсерваторга җибәреләчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор - һәркайсы үз алгоритмнарын эшләячәк», — диде.

Температурасы ачыкланган кешеләр йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк. Температурасы булмаганнар обсерваторга юллана. Аларга ике урынлы номерлар, ашау оештырылган.

«Кайберәүләр балалары белән барган. Исемлектә 18 яшькә кадәр 27 кеше. 2018-2019 елларда туган балалар бар. Андыйлар өчен кире элемтә оештырылачак», — диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева, туристлар барып урнашкач, икенче көнне анализ алыначагын әйтте. Алга таба эш тәртибе анализ нәтиҗәсенә карап төзеләчәк.

«Алар нинди товарлар кирәген әйтәчәк, алар акчасына кирәкле әйберләр сатып алыначак. Туганнарга профсоюзлар җитәкчесе аша шалтыратырга мөмкин булачак. Гуманитар ярдәм китерергә кирәкми», - диде штаб җитәкчесе.

Чыганак: татар-информ.

Фото: Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса