Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бу гаҗәеп “Фолия”

Ашкынулы күңел белән Яңа елны көткән бу көннәрдә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучысы, Халыкара конкурслар лауреаты, үзенчәлекле музыкант Дарья Сосновскаяның Бөгелмә сәнгать мәктәбендә узган концерты искиткеч яхшы бүләк булды. Программаны аның иҗади остазы - КДКның махсус фортепиано кафедрасы доценты Евгений Михайлов алып барды. Үзе дә менә дигән пианист,...

Ашкынулы күңел белән Яңа елны көткән бу көннәрдә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучысы, Халыкара конкурслар лауреаты, үзенчәлекле музыкант Дарья Сосновскаяның Бөгелмә сәнгать мәктәбендә узган концерты искиткеч яхшы бүләк булды.

Программаны аның иҗади остазы - КДКның махсус фортепиано кафедрасы доценты Евгений Михайлов алып барды. Үзе дә менә дигән пианист, Татарстанның атказанган артисты Евгений Владимирович Дарья Сосновская турында менә ниләр сөйләде:

- Ул бик тирән аңлый торган, киң карашлы, үзенчәлекле кеше. Музыкада да аның үз яңалыгы бар, бу исә тыңлаучыны тагын да ныграк әсир итә. Гадәти булмаган программада "Фолия" испан биюенең тарихы ачыла. Чыгышы белән Испания-Португалия якларыннан булган бу бию тарихы белән танышкач, әлеге темага нигезләп иҗат ителгән А. Скарлатти, С.рахманинов, В.Э. Бах, Г.Гендель әсәрләренең бу музыкант тарафыннан нинди осталык белән башкарылуына, андагы яңа сулышка сокланмый мөмкин түгел. Әйтерсең алар менә әле генә язылган...

Сәнгать мәктәбендәге коллегалар фикере дә сокланулы:

-Дарья Сосновская музыкаль драматизмны да, динамиканы да бик ачык чагылдыра белә торган киң сулышлы, иркенлек бклән чыгыш ясаучы пианист. Аның башкаруында "Барокко" эпохасы композхиторларының көйләре, эчке дөньялары бик тәэсир итә. Тамашачылар чын мәгънәсендә, тирән кичерешләр белән, ләззәтләнеп утырдылар.

Ә без музыкантка уңышлар телибез һәм яңа очрашулар көтеп калабыз.

А. ЕФИМЕНКО,

укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса