Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

"Болгар радиосы" премиясе: Салават Фәтхетдиновка "Алтын йолдыз" бирелмәде

9 декабрьдә Казанда "Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Тамаша узачак "Пирамида"га килеп кергәндә, артистлар сәхнә артында мәш килеп чыгышларына әзерләнә иде. Аларга комачауламас өчен залга юнәлдек. Сәхнәнең бизәлеше үзенчәлекле, чынлап та, милли рухта ясалган ул. Монда эләккән теләсә нинди кеше биредә татар телле чараның узуына инаныр...

9 декабрьдә Казанда "Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Тамаша узачак "Пирамида"га килеп кергәндә, артистлар сәхнә артында мәш килеп чыгышларына әзерләнә иде. Аларга комачауламас өчен залга юнәлдек.

Сәхнәнең бизәлеше үзенчәлекле, чынлап та, милли рухта ясалган ул. Монда эләккән теләсә нинди кеше биредә татар телле чараның узуына инаныр иде. Тантананы "Болгар" бию театры ачып җибәрде. Аннан соң сәхнәгә премия тапшыру тантанасын алып баручы Ләйсән Гарифуллина, Илфар Кәримов, Гөлназ Фәйзрахманова һәм Илфак Хафизов чыкты. Алып баручы кызларның киемнәре милли стильдә булачак, дип вәгъдә биргәннәр иде. Дөрестән дә, кичәдә Ләйсән белән Гөлназ иң милли киемле булды.

"Алтын йолдыз" сынын иң беренчеләрдән булып Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева алды. Ул "Җомга" җыры белән "Татар эстрадасы легендасы" номинациясендә бүләкләнде. Ләкин Хәмдүнә апаны бер җыр белән генә җибәрергә теләмәделәр, халык артисты тагын бер җыр башкарды.



"Иң лирик җыр" номинациясе дигәч, сәхнәдә Руслан Кираметдинов күренде. Гомумән, алып баручылар теге яки бу номинация җиңүчесен игълан иткәч тә, сәхнәгә лауреат чыгып басты. Халык аны танып алып, алкышларга күмде, кул чапты. Шуннан соң гына артист җыр башкарды. Русланның "Мине танырсыңмы син, иркәм?" җыры иң лирик җыр дип табылды. Шуны да әйтергә кирәк, быел Русланның тормыш иптәше Ильмира Нәгыймова "Татар җыры" лауреатына дәгъва кыла.

Ни өчен җыр авторларының барысы да бүләкләнмәде?

Үзенчәлекле чыгыш ясаучыларның берсе - Алсу һәм Азат Фазлыевлар. Алар аякларына итек киеп чыкты. Алсу белән Азат "Байлар Сәрдегәнем" җыры белән "Иң халыкчан дуэт" исеменә лаек булды. "Әлеге авылда итек басалар. Җыр да, итек тә бүләк иттеләр", - диде Азат. Алсу белән Азатны чәчәкләргә күмделәр, мөгаен, Байлар Сәрдегәне авылы халкы булгандыр...

Тантанада артистларны гына түгел, җыр авторларын да бүләкләделәр. Әмма барысын да түгел. Әйтик, халык биргән тавышлар саны буенча "Кайнар-хит" хит-парадының төрле аенда җиңү яулаган җыр авторлары гына сәхнәгә чакырылды. "Мәсәлән, "Иң креатив" дуэт номинациясендә җыр түгел, ә җырчылар лауреат булды. Шуңа да бу очракта җыр авторлары бүләкләнмәде", - дип аңлатты "Татар-информ"га Илфар Кәримов. Ләкин миңа калса, авторларның барысын да котларга кирәк иде. Иң яхшы җырчыны да бит халыкка әлеге дә баягы җыр таныта. Ә менә "Халык күңеленә кергән җырлар авторы" дигән дәрәҗәле исем Ринат Мөслимовка бирелде.



"Иң максатчан җырчы" - Чаллы егете Илнур Гомәров "Яннарыңа очам", "Күпкырлы җырчы" - Рифат Зарипов "Исеңдәме?", "Иң креатив дуэт" - Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем "Ай-яй-яй", "Иң оптимист җырчы" - Марсель Вәгыйзов "Яшисе килә", "Тамашачы мәхәббәте" - Уфадан Әнвәр Нургалиев "Сезнең кебек", "Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен" - Зөфәр Хәйретдинов "Яшьлек җырлары", "Иң үзенчәлекле клип" - Лилия Хәйруллина "Такыялар", "Иң эзләнүчән җырчы" - Гөлдания Хәйруллина "Шөкер ит булганына" җыры белән лаек булды. Гөлдания ханым сүзләренчә, җырчы һәрвакыт яңалыкка омтылып яшәргә тиеш. "Мин үзем гомерем буе эзләнүдә", - ди ул.

"Җыр халык күңеленә керсен өчен, аны күңелең аша үткәрергә кирәк"

Илсөя Бәдретдинованың нинди күлмәк киячәге белән күпләр кызыксынды, чөнки җырчы ике премиягә ак һәм кара күлмәкләр әзерләвен әйткән иде. "Болгар радиосы" премиясенә Илсөя ак күлмәген киде. Ул "Соңардың бит, яңгыр" җыры белән "Яңа сулыш" номинациясендә бүләкләнде.



"Ел ачышы" - мөһим номинацияләрнең берсе. Быел бу исемгә Зөлфирә Шәйдуллина исемле талантлы кыз ия булды. Дөрес, күпләр өчен Зөлфирә "ачыш" түгел иде, чөнки без бу моңлы тавышлы җырчыны алдагы елларда да күрдек, ишеттек. Күпләргә ул "Татар моңы" җиңүчесе буларак та таныш. "Мин 2012 елдан бирле сәхнәдә. "Ел ачышы" исеменә ирешер өчен, беренчедән, яхшы композиторлардан күбрәк җырлар алырга кирәк. Икенчедән, ул җыр синең күңелеңә кереп калырга тиеш. Өченчедән, талант һәм тавыш мөмкинлекләре. Җыр халык күңеленә керсен өчен, башта аны үз күңелең аша үткәрергә кирәк", - диде Зөлфирә Шәйдуллина. Ул Фирзәр Мортазин һәм Гөлфия Шакирова иҗат иткән "Пар аккошлар керә төшемә" җырын башкарды.

Шулай ук әһәмиятле номинация - "Ел җырчысы". Бу исемгә лаек дәрәҗәдә Филүс Каһиров ия булды. Кайбер артистлардан махсус сорадым: "Ел җырчысы" исеменә кайсы җырчы лаеклы? Бу сораштыруда Филүс Каһиров өстенлек алды. Ул тамашачыга "Ак өметем" җырын бүләк итте. Премия тапшыру тантанасына Филүс тормыш иптәше Эльмира белән килгән иде.

Салават Фәтхетдинов: "Тамашачы - минеке"

"Болгар радиосы" премиясендә көтелмәгән хәлләр дә булды. Әйтик, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов барлык концертларда, премияләрдә ахырдан гына чыга торган иде. Монда исә ул, беренчедән, тамаша уртасында сәхнәгә чакырылды. Икенчедән, Салават Зәкиевичка "Алтын йолдыз" сыны тапшырылмады. Киресенчә, ул "Алтын йолдыз"ны "Елның гаилә дуэты" лауреатлары Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиевка тапшырды. Әллә Салават әфәнде үзенең сынын яшьләргә биргәнме? Монысы аңлашылмады... Салават Фәтхетдинов сәхнәгә чыккач, бер җыр җырламый китмәде. Алып баручының "сәхнә - Сезнеке!" дигән сүзенә Салават әфәнде: "Сәхнә - "Пирамида"ныкы, тамашачы - минеке", - дип җавап бирде.

"Җырларымда син генә" җырын башкарган Рафил белән Эльмира "Көндәшләрегез кемнәр?" дигән сорауга: "Без берәрсенә көндәшләр булып оештыкмы икән әле? Бу номинациядә лауреат булырлык парлар җитәрлек. Безнең өчен бу премия көтелмәгән булды. Узган елларда да катнашу теләге көчле иде, быел, ниһаять, хыялыбыз тормышка ашты. Димәк, без тамашачылар һәм оештыручылар тарафыннан моңа лаеклы дип табылган. Салават Зәкиевич - минем укытучым, аның нәкъ менә безгә премия тапшыруы безгә карата зур игътибар. Без аны башка төрле баскыч сыман тойдык. Ә башка артистка тапшырса, бәлки көнләшер дә идек. Бүген без Филүс Каһиров өчен сөендек, аның иҗатын хөрмәт итәбез", - дип җавап бирде.

Чәчәкләр генә түгел, мунча себеркесе дә бирделәр

"Яшь буын җырчылар тәрбияләүгә керткән өлеше өчен" - Венера Ганиева һәм Илнар Миранов "Шагыйрь мәхәббәте...", "Йөрәкләргә үтеп кергән җыр" - Азат Абитов "Кем кемне гафу итәр?", "Тәүге адымнар" - Регина Тимербулатова "Авылыма кайтсам", "Иң тынгысыз дуэт" - Зинира һәм Ризат Рамазановлар "Син икән ул...", "Иң лирик җырчы" - Раяз Фасыйхов "Хәлең ничек диеп сорасалар", "Иң романтик җырчы" - Илназ Сафиуллин "Бер үбәсем килә", "Иң үзенчәлекле тавыш" - Ильвина "Алда мине", "Иң моңлы җырчы" - Сиринә Зәйнетдинова "Моңлану", "Иң моңлы җырчы" - Рәсим Низамов "Йөрәгеңә үтеп керермен", "Иң зәвыклы җырчы" - Резидә Шәрәфиева "Рәхмәт сиңа" җыры белән "Алтын йолдыз"га ия булды.

"Иң халыкчан автор-башкаручы" исеменә "Соңладым" җыры белән Фирдүс Тямаев лаеклы дип табылды. Гадәттә, сәхнәнең астын өскә китерә торган Фирдүс милли премиядә үзен тыйнак тотты. Бер җыр белән генә чикләнеп калмый торган Фирдүс бер генә җыр башкарды. "Иң җор телле җырчы" исеменә "Ярый әле син бар, туганым" җыры белән Илназ Баһ лаек булды. Илназга чәчәкләр генә түгел, мунча себеркесе дә бүләк иттеләр. Барысына да шул җор теле "гаепле", чөнки Илназ "чәчәк биргәнче, себерке алып килегез", дияргә ярата.

"Беркайчан да мактаныр өчен эшләмәдек"

Быелгы "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясендә яңа номинация булдырылган - "Иң яхшы аранжировка остасы". Бу исемгә танылган аранжировщик Марат Мухин ия булды. Барлык артистлар бертавыштан "Марат - лаеклы!" дип, аранжировщикны аягүрә алкышлады. Алар белән мин дә килешәм, Марат иҗат иткән җырларның һәммәсе халык күңеленә кереп бара, хит-парадларда югары урыннарны яулый. Биредә җиңү яулаган җырларның да күпчелеге - нәкъ менә Марат Мухин хезмәте.

"Без беркайчан да мактаныр өчен эшләмәдек һәм иҗат иткән хезмәтебез белән мактанмадык. Җырларны һәрчак чын күңелдән, ихлас йөрәктән иҗат итәбез. Шул ук вакытта җырларны татар эстрадасына яраклаштырырга тырышабыз. Тырышырга һәм тагын бер кат тырышырга кирәк. Тырышкан малда өмет бар, диләр бит. Бездә әле дә аранжировка ясау сәнгатенә өйрәтмиләр, укытмыйлар. Югары уку йортларында да, мәктәпләрдә дә аранжировкага бәйле бүлекләр юк. Без - аранжировщиклар барысына да үзлектән өйрәнәбез, эзләнәбез, бу юнәлештә мөстәкыйль рәвештә алга барабыз.

Шәхсән үзем аранжировщиклар әзерләү мәктәбен ачарга планлаштырам. Әлегә бу хакта сөйләшүләр бара. Яшермим, җырчылар бик күп һәм алар көннән-көн арта бара. Барысына да вакыт табу мөмкин түгел. Шуңа да бу өлкәдә яңа структура ачарга кирәк, ул сыйфатлы дәрәҗәдә эшләячәк. Аранжировка ясарга өйрәнергә теләүчеләр бихисап. Алар шалтыратып, "янәшәгездә утырып, ничек эшләвегезне генә карыйк әле, акчасын түләрбез", диләр. Беренчедән, мин җиңел юл белән акча эшләүгә кызыкмыйм. Икенчедән, иҗат белән шөгыльләнгәндә, комачаулап утырганнарын яратмыйм", - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Марат Мухин.

Иң көчле алкышлар - Ришатка!

"Болгар радиосы" премиясендә иң көчле алкышлар Ришат Төхвәтуллинга булгандыр, мөгаен. Ул сәхнәдә күренүгә, тамашачы уянып киткәндәй булды. Ришатның төркеме "Иң иҗади төркем" исеменә лаек булды. Җырчы "Зәңгәр күзләр" исемле җыр башкарды. Гүзәл Уразова "Халык мәхәббәте" номинациясендә бүләкләнде. "Бас әйдә, ике бас" җырын башкарган артистның күлмәгендә милли бизәкләр милли премиягә тәңгәл иде. Аннан соң Гүзәлнең биючеләргә кушылып тыпырдап биюе дә бәйрәмгә милли рух өстәде. Соңгы номинант - "Халык мәхәббәте" Айдар Галимов. Ул "Мәхәббәтем минем" җырын башкарды. Халык Зәйнәб Фәрхетдинованың да чыгышын көткән иде, тик Зәйнәб чыкмады...

"Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясе тәмам. Бик күп матур чыгышлар булды, моңлы җырлар да яңгырады. Күңел канәгать калды сыман. Ләкин эмоцияләр җитеп бетмәде. Беренче чиратта, алып баручылардан. Килешәм, бар да зәвыклы, тыйнак, милли, тик күңел ачу, шаяру кебек әйберләр татар халкы өчен беркайчан да ят булмады. Аннан соң бу бит үзенә күрә бер бәйрәм! Сәхнә артында да гадәти булмаган тынычлык хөкем сөрде, барысы да үз дөньясында кайнады. Хәер, милли премия алырга әзерләнгәндә, җаваплылык, җитдилек арта төшәдер. Ә премия алганнары өенә китә торды...







































http://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/bolgar-radiosy-premiyase-salavat-f-tkhetdinovka-altyn-yoldyz-birelm-de/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса