Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Боларны белсәң, зыян итмәс

Күз алдыгызга китерегез - җәйге бакча... Уңган хуҗабикәләр бакчаларын аллы-гөлле чәчәкләргә күмәләр. Ниндиләре генә юк аларның?! Кортлар өчен оҗмах. Кортлар, чәчәктән-чәчәккә кунып, чәчәк серкәсе һәм нек-тар җыялар. Алар башка берни белән дә кызыксынмый. Илаһи байлыкка чумганнар, тыныч кына гөжлиләр. Үзләренә якынрак килеп карасаң, шаккатасың, чөнки гади генә корт танымаслык булып...

Күз алдыгызга китерегез - җәйге бакча... Уңган хуҗабикәләр бакчаларын аллы-гөлле чәчәкләргә күмәләр. Ниндиләре генә юк аларның?! Кортлар өчен оҗмах.

Кортлар, чәчәктән-чәчәккә кунып, чәчәк серкәсе һәм нек-тар җыялар. Алар башка берни белән дә кызыксынмый. Илаһи байлыкка чумганнар, тыныч кына гөжлиләр. Үзләренә якынрак килеп карасаң, шаккатасың, чөнки гади генә корт танымаслык булып үзгәргән. Беренчедән, чәчәк серкәсенең төсе аяклар һәм башларындагы йомшак төкләрен сары, алсу, алсу-кызгылт төскә керткән. Икенчедән, аларның арткы аякларында тары ярмасы кадәр генә төенчекләре бар. Бу чәчәк серкәсе, умартачылар аны "бал икмәге" дип атыйлар. Ул кортлар өчен бик кирәк. Бал белән шуны ашап кортлар "ана корт сөте" эшләп чыгаралар һәм кәрәздәге корт үрчемнәрен шуның белән тукландыралар. Кайберәүләр, акча эшләү максатыннан, шул серкәне корт оясы алдына махсус беркетелгән җайланмалар ярдәмендә күп итеп алалар. Шуның белән кортларны туклыклы ашамлыктан мәхрүм итәләр. Үз чиратында ул оядагы кортлар төп бал табышы вакытына (июньнең соңгы атнасыннан - июльнең 20ләренә кадәр) көч туплый алмыйлар һәм бик аз гына бал бирәләр. Өченчедән, кортлар нектар белән туенып кына калмыйлар, аны күп итеп үзләренең махсус савытлары, "зобикларына" тутыралар һәм кортлар гадәттәгедән юанаебрак китәләр, сүлпәнрәк хәрәкәтләнәләр, салмак кына очалар.

Безнең сүз чәчәкләр иде бит әле. Ә чәчәкләргә килгәндә, бер түтәлдә үсә торган чәчәкләрнең биеклекләренә, чәчәкләре һәм яфракларына игътибар итсәгез, шуны ачыкларсыз. Түтәлнең уртасында, сулы һәм кояш җылысы күбрәк төшә торган җирдә, чәчәкләр эрерәк, биегрәк, матуррак. Ә сукмак буйларында, күләгәдә, игътибар җитмәгән җирдә алар зәгыйфьрәк. Шуңа аларда ул кадәр кортлар да күп күренми. Аларның төсләре дә, исләре дә ул кадәр кешене дә, бөҗәкләрне дә бик җәлеп итеп бетерми. Кортлар турында язганда нигә соң әле монда чәчәкләргә туктадым мин. Моның сере шунда. Кортлар да, чәчәкләр кебек үк, хуҗаларының кайгыртучанлыгына, игътибарына мохтаҗ. Аларга да безнең яратып каравыбыз, даими игътибарыбыз кирәк. Умарта кортларын сабый баланы караган кебек карарга кирәк, шунда гына син ел әйләнәсе татлы бал ашый аласың. Ә нидән башларга соң эшне?
Апрель башында көннәр озыная. Кояшның да мәрхәмәте артканнан-арта бара. Җылыны сизеп чебеннәр һәм беренче күбәләкләр күренә башлый. Бу - умартачыга беренче сигнал. Димәк, кортларны бакчага чыгарырга. Бу вакытта умарта куясы урыннар кардан чистартылган, кар күп урыннарга вак салам чәчелгән, такта кисәкләре ташланган. Җиргә төшкән кортлар шулар өстенә эләгеп җылына, исән кала. Кортларны мин кич - караңгы төшәр алдыннан чыгарам. Тишекләр ябык, кортлар очып чыгарга тиеш түгел. Төнлә кортлар салкынча бакча һавасында тынычланалар, яңадан бер-берсенә якынрак тупланалар. Иртәнге сәгать 3-4ләр тирәсендә ояларның аскы тишекләрен 5-6 сантиметр киңлектә ачып чыгам. Өске тишекләр ябык тора. Эшне бик тыныч кына башкарам. Көн урталарында, җылы булса, кортлар оча башлыйлар. Алар эчләрен бушаталар, чистаралар. Ә мин күзәтәм: кортлар ничек оча?
Шартлы рәвештә әйтик, минем 5 баш умартам бар. Шуларның өчесеннән кортлар шактый күп чыга, тыныч кына очалар. Ә менә дүртенче ояның кортлары ничектер тизрәк, гөжләбрәк, тынгысызланыбрак очалар. Беренче сәбәбе - ашарларына юк. Икенчесе - ана үлгән. Ә менә бишенче оядан кортлар сирәк-мирәк кенә чыгып керә. Димәк, корт бик аз калган. Беренче көнне мин кортларны ачып карамыйм, чөнки әле һава температурасы күләгәдә 16-18 градус җылы түгел. Минем беренче бурыч - кортларга кичекмәстән ашарга бирү, бигрәк тә дүртенчесенә. Биш юка пакетка өйдә торган балны тутырам. Беренче 3 пакетка - 1әр кг, дүртенчесенә - 2 кг, бишенчесенә 1 килограмм чамасы. Кортлар кичке якта тынычлана. Шунда өйдән баллы пакетларны алып чыгам. Капкачны ачып, кулымны җылыткыч чүпрәкләр астына тыгам, ояның иң җылы урынын табам. Тиз генә рамнар өстенә япкан киндерне күтәреп, китап формасына китерелгән пакетны рамнар өстенә куям. Пакетларның бер ягында нечкә кадак белән тишелгән тишекләр бар, аларны аска каратып куям. Ике тәүлеккә эш бетте. Өченче тәүлектә киндер аша гына пакетлар ни хәлдә икәнен карап чыгам. Беренче, икенче, өченчесе ояда пакетлар юкарган. Балы әле бар. Ә дүртенчедә бал юк. Шул ук көнне кабат куям. Биштә бал яртылаш бар, бер атнадан тагын карыйм, тагын бал куям. Чөнки көннәр бераз суытты, кортлар оча алмый.
Апрельнең соңгы атналары җитә, көн җылына, күләгәдә, әйтик, 20 градус җылы. Мин бүген ике буш, чиста оямның капкачларын иртүк ачып куйдым. Ояның эче җылына. Көн үзәгендә дүртенче һәм бишенче ояларны чиста, җылы ояларга күчерәм. Нәрсәгә игътибар итәргә: беренчесе - корт күпме, икенчесе - бал бармы, өченчесе - яңа салганы бармы. Дүртенче ояның корты шактый, ул сипкән, димәк - ана бар. Бал әз, тагын куярга. Бишенче ояда корт әз, бал бар. Яңа сипкән ул бар. Ояда сигез рам. Мин аның өчесен, иң кирәксезләрен алам. Ояны тагын да ныграк җылытам. Кич аскы тишекне ябам, өске тишекне 2 сантиметр киңлектә ачып куям. Калган ояларны да икенче, өченче көнне күчерәм. Мин 10-12 көн башка хуҗалык эшләрен карыйм.
Бишенче оя белән нишләргә? Югыйсә, эшлиләр дә, тик артканнары бер дә күренми. Ә мин беләм нәрсә эшләргә! Сезгә дә сөйләп күрсәтәм, бәлки сез дә шулай эшләрсез.
Майның соңгы атналары... Кортларны карарга җыендым. Иң элек бишенче ояны карыйм. Шөкер, уңай якка үзгәреш бар. Ояның капкачын ачык калдырам, чүпрәкләре ябык. Мин беренче ояны ачам. Оя корт белән тулы, тишекләр тулысынча ачык. Кортлар гөжләп эшлиләр. Өйдәгеләр дә бүген минем янда. Безнең бурыч - ояда ананы табу. Шул ук вакытта кайсы рамнарда тиздән чыга торган уллар күбрәк - шуларны билгеләп барабыз. Әһә, менә ана. Тиз генә икенче баштан кортлары белән ике рамны алып, бишенчегә илтеп куям. Буш урынга яңа кәрәзләр бирәм. Икенчедән һәм өченчедән дә ике рам алып куям. Бишенче ояга куелган кортларның бер өлеше үз ояларына кайта. Күпчелеге барыбер бишенчедә кала, чөнки ул кортлар утыра торган тавык кебек үз постларын ташламыйлар, алар яңа чыгачак кортларны җылытып торалар. Шул рәвешчә июньнең урталарында тагын берәр рам алып, бишенчегә куям. Минем биш оям да бал вакытына тип-тигез көчтә була. Тик бик игътибар белән эш итәргә кирәк, ананы башка ояга һич тә алып китәргә ярамый.
Июнь башларында кайбер елларда көннәр яңгырлы,салкынча була. Әгәр, ояларда бал әз булса, өстәмә тукландырырга кирәк. Былтыргы бал, я умартачылык кибетләрендә сатыла торган "канди"ны бирергә. Менә шундый хәлләр бездә. Сезгә дә уңышлар телим.
Юныс Мортазин.

http://zainsk-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса