Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бәхет – хезмәттә

“ТНГ-Групп” җәмгыяте “Геосервис” идарәсенең энергомеханика участогы хезмәткәрләре – электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Александр Надеев белән слесарь-ремонтлаучы Ренат Сафиуллин “ТНГ-Групп” җәмгыятендә үткәрелә торган иҗади бәйгедә катнашып, “Иң яхшы иҗади бригада” номинациясендә җиңү яуладылар.

– Безнең җәмгыятьтә һәрдаим төрле бәйгеләр, конкурслар оештырыла. “ТНГ-Групп” компаниясенең баш инженеры Олег Семенов ярдәме һәм инициативасы белән үткәрелә торган иҗади бәйге матур традициягә әверелде. Кешеләр бик теләп катнашалар, ниндидер үзенчәлекле проектлар булдыралар һәм хезмәтләренә күрә – әҗерен – бүләкләр алалар. Безнең оешма әлеге бәйгеләрдә ел саен катнашырга тырыша, быел да калышмадык. Хезмәткәребез Ренат Сафиуллин станок кую өчен җайланма эшләү проекты инициативасы белән чыкты, ә Александр Надеев аның идеясен хуплады, эретеп ябыштыручы буларак, эшне җиренә җиткереп башкарып чыгарга ярдәм итте. Алар җитештерүгә яңа ысул керттеләр, аны җитәкчелеккә күрсәттеләр һәм хуплау таптылар, – дип сөйләде энергомеханика участогы җитәкчесе Алексей Иванов.

Ренат Альберт улы Сафиуллин геофизика компаниясенә 1982 елда – 16 яшендә эшкә урнаша. Әбисе тәрбиясендә үсүче егеткә үз-үзен карарга – укырга да, эшләргә дә кирәк була. Шуның өстенә абыйсы әлеге җәмгыятьнең сейсмостанциясендә хезмәт итә, аның үгетләве белән диярлек, Ренат  сейсмопартиягә эшкә урнаша, соңрак шартлатучы ярдәмчесе булып эшли. 2 еллап көч куйганнан соң, армия сафларына алалар, аннан әйләнеп кайткач, бераз вакыт башка оешмада эшләп ала һәм кабат геофизикага – “Геосервис” идарәсенә әйләнеп кайта, слесарь булып эшли, шунда ук кече кательный операторына укый, әлеге белгечлек буенча да көч куя. Тырыш һәм актив хезмәткәр үз участокларының хезмәтне саклау вәкиле дә – әлеге юнәлештә лекцияләр уку, төрле отчетлар бирү нәкъ менә аның җаваплылыгында. Хезмәте җитәкчелек тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнә, нәтиҗәле хезмәте өчен күп тапкырлар грамоталарга, рәхмәт хатларына ия була.

– Металл кисә торган станок өчен аскуйма һәм ярдәмче терәкләр булдыру идеясе эш барышында барлыкка килде. Элек станок идәндә тора иде, эшләгәндә уңайсыз: я кирпеч, я башка әйбер кыстырып эшли идек. Ә аскуйма ярдәмендә станокны кеше буена җайлаштырып куйгач, эшләве дә рәхәт, уңайлы, озын торбалар аякка тәгәрәп китәр дип куркасы да юк, шул ук вакытта, ярдәмче терәкләр барысын да тигез һәм пөхтә итеп эшләргә дә мөмкинлек бирә, – дип уй-фикерләре белән уртаклашты Ренат Альберт улы.

 Александр Семенович Надеев 48нче һөнәри училищеда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергәннгән соң, 2000 елда геофизика компаниясенең ремонт-төзелеш участогына электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшкә килә. Үзгәртеп корулардан соң, “Геосервис” идарәсенең энергомеханика участогында эшли башлый.

– Эшемне бик яратып башкарам. Тотрыклылык булган һәм булачак компаниядә эшләвемә бик шатмын. Ул хезмәттә үсәргә, эшләргә, гаиләне, якыннарны карарга ярдәм итә. Коллективыбыз бик яхшы, барысын бергә – уртак башкарабыз. Җитәкчелек безнең фикерне тыңлый һәм үсәргә мөмкинлек бирә. Тырышып эшләвеңне, ниндидер нәтиҗәгә ирешүеңне күрүләре, аны бәяләүләре сөендерә һәм тагын да тырышып хезмәт итәргә этәргеч бирә, – ди Александр Семенович.

Сәхифәне Ләйсән ЙОСЫПОВА әзерләде.

Фотолар – авторныкы һәм “ВСП-Сервис” экспедициясенең шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса