Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бишнең берсе ышанган...

11 февраль - шимбә мошенникларның Бөгелмәдә яшәүче ханымнарга һөҗүм көне булган дисәк тә, ялгышмабыз мөгаен. Таныш булмаган берәү өй телефоннарына шылтыратып, үзен һәрбер ханымга да аның улы дип атый. Калган сөйләшүләре - гадәттәгечә: "Машинамда кеше таптаттым. Мәсьәләне хәл итү, проблемадан җиңеллек белән котылу өчен 100 мең сумнан 200 мең сумга...

11 февраль - шимбә мошенникларның Бөгелмәдә яшәүче ханымнарга һөҗүм көне булган дисәк тә, ялгышмабыз мөгаен.

Таныш булмаган берәү өй телефоннарына шылтыратып, үзен һәрбер ханымга да аның улы дип атый. Калган сөйләшүләре - гадәттәгечә: "Машинамда кеше таптаттым. Мәсьәләне хәл итү, проблемадан җиңеллек белән котылу өчен 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр акча кирәк", - диләр.

Ханымнарның шундый мошенниклар барлыгы турында ишеткәне, укыганы булган, шуңа да алар акча күчерү турында уйламаганнар да. Шулай да биш ханымның берсе - 61 яшьлек бөгелмәле ышанган. Мондый кыңгыр гамәлләр турында ишекткәне дә булган югыйсә, тик барыбер алданган.

Аферист шылтыратып, аңа улы икәнен әйтә һәм машина белән кеше таптатуын җиткерә. Ана кеше аптырашта - улының бит машинасы юк! Тегесе дә югалып калмый, кешенекен алып торганлыгын әйтә. Ханым улына шылтыратырга тырышып карый, ә улы бу минутта телефонны алмый. Коты очкан әни 100 мең сум акчасын тегеләр әйткән адреска күчереп тә куя...

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Мондый шылтыратуларга исегез китмәсен, аларны игътибарга алмагыз! Ул мизгелдә хәтта улыгыз, якыннарыгыз белән тиз генә элемтәгә керә алмасагыз да, вәсвәсәгә төшмәгез, акча күчермәгез!

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса