Бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә яңа Covid-19 йогышы белән зарарлану очрагы ачыкланды
Актуаль тема

Бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә яңа Covid-19 йогышы белән зарарлану очрагы ачыкланды

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус йогышы белән зарарлануның 27 очрагы теркәлгән.

Яңа ачыкланган очраклардан: 2 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 25 кеше өйдә дәвалана.
Чирнең читтән кертелгәннәре – 4, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 23.

 

Алар:
18 яшькәчә – 5
18 яшьтән 30 яшькәчә – 4
30 яшьтән 50 яшькәчә – 11
50 яшьтән 60 яшькәчә – 1
60 яшьтән 70 яшькәчә – 4
70 яшьтән 80 яшькәчә – 2


Казанда – 21

Бөгелмә районында – 1

Яшел Үзән районында – 1

Нурлатта – 3

Теләче райнында – 1

 

Республикада пандемия башланганнан алып, коронавирус белән авыручы 6618 кеше ачыкланган. Шул вакыттан бирле 5489 кеше, ә узган тәүлектә 46 кеше терелгән.