Бүгенге көндә Бөгелмә районында коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары ачыкланмады.
Актуаль тема

Бүгенге көндә Бөгелмә районында коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары ачыкланмады.

Әмма ут-күршебез Әлмәт шәһәрендә коронавирус белән авыруның ике очрагы бар.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йогышы белән зарарлануның 39 очрагы теркәлгән:
Чире яңа ачыкланган   16 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 23 кеше өйдә дәвалана.

Чирләүчеләр:

18 яшькәчә - 2
18 яшьтән 30 яшькәчә - 5
30 яшьтән 50 яшькәчә - 12
50 яшьтән 60 яшькәчә - 6
60 яшьтән 70 яшькәчә - 8
70 яшьтән 80 яшькәчә – 6 кеше.  Шуннан өлкәнрәкләр арасында – юк.

 

Казанда – 21
Яр Чаллыда – 7

Аксубайда – 2

Әлмәттә – 2

Балтачта – 1

Биектауда – 2

Зәй районында – 1

Лаешта – 2

Сабада – 1

 

3 июльгә Татарстанда (арту буенча) 4 673 COVID очрагы теркәлгән – 19. 3510 кеше, шул исәптән 38е – узган тәүлектә. 1 146 кеше дәвалана.

 

Шуның белән бергә, Татарстанда COVID-19дан үлүнең 17нче очрагы расланган. 25 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1951 елгы гражданин июнь башында COVID-19 вирусы һәм хастаханәдән тыш пневмония китереп чыгарган коронавирус инфекциясенең урта-авыр формасы белән  5нче шәһәр хастаханәсенә озатыла. Көчле миокард инфаркты һәм йөрәкнең ишемик авыруы нәтиҗәләре дә булган.   25 июньдә аныдң гомере өзелә.  Үлемнең сәбәбе расланган.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.