Бүген күрше Азнакай районында тагын бер коронавирус белән зарарлану очрагы билгеле булды.
Актуаль тема

Бүген күрше Азнакай районында тагын бер коронавирус белән зарарлану очрагы билгеле булды.

Бөгелмәдә, саклык чараларын үтәү һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү нәтиҗәсендә, авыруның яңа очраклары юк.

Бүген Татарстанда “COVID-19”ның  88 яңа очрагы расланган , шуларның 1се – читтән кертелгән, 87 – элемтәдә булу нәтиҗәсе. 20 кеше хастаханәгә салынган, 68е җиңел яки симптомсыз формада булып, өйдә дәвалана.

 

Казанда “Covid-19” белән авыруның – 51, Яр Чаллыда – 12, Яшел Үзәндә – 5, Арчада – 3, Әтнә һәм Саба районнарда – 2шәр, Азнакай, Аксубай, Әлки, Апас, Балтач, Буа, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

 

19 майга  Татарстанда барлыгы 2 400 авыру теркәлгән, терелүчеләр саны – 1 301 кеше (+106 – соңгы тәүлектә).

 

Бүгенге шартларда үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен игътибар белән үтәүнең аеруча мөһимлеге – бәхәссез.

Шулай ук җитди сәбәпләрсез өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз!
Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!