Бүген Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Мэр урынбасары чыгарылыш сыйныф укучыларын мəктəпне тəмамлаулары белəн котлады һəм алда торган сынауларны уңышлы бирүлəрен һəм дөрес һөнəри юл сайлауларын телəде.
Бүген – 24 майда Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. Тантаналы чарада чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар, килгән кунаклар катнашты. Быел район буенча 11нче сыйныфны барлыгы – 406 укучы, 9нчы сыйныфны 1 100ләп укучы тәмамлый.
Шәһәребезнең 2нче лицее исә үзенең 185 кошчыгын зур очышка җибәрә, аларның 73е – 11нче сыйныфтан, 112се – 9нчы сыйныфтан. Чыгарылыш сыйныф укучыларын тантаналы көннәре белән котларга шәһәр мэры урынбасары Ирина Белова, мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда килгән иде.
Мэр урынбасары чыгарылыш сыйныф укучыларын мəктəпне тəмамлаулары белəн котлады һəм алда торган сынауларны уңышлы бирүлəрен һəм дөрес һөнəри юл сайлауларын телəде: “Сезне олы тормыш юлына әзерләүдә бер генә тамчы көчләрен дә кызганмаучы укытучыларга, әти-әниләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Кичәге укучылар, сез финишка чыктыгыз. Алда – чыгарылыш имтиханнары чоры, барлык мисаллар һәм мәсьәләләр җиңел, ә баллар югары булсын”.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары үзлəре турында матур фикерлəр калдыралар. Алар укуда да, спортта да, мəктəпнең иҗтимагый тормышында да яхшы нəтиҗəлəргə ирештелəр. Күбесе аерым фəннəрдəн район, республика олимпиадаларында җиңүлəр яуладылар. Төрле конкурс призерлары да бар.
Укытучылар һəм ата-аналар аларга алган белемнəрен сакларга һəм гыйлем бирүче яңа өлкəлəрдə арттырырга чакырдылар, үзлəренең көчлəренə ышаныч булуын һəм бəхетле килəчəк телəделəр.
Мəктəп вальсы яңгырады... Укучылар биюдə əйлəнделəр, бəйрəмдə катнашучы һəрбер кеше бу мизгелдə дулкынлану кичерде, хəтта күңеллəрне сагыш басты. Лəкин бəйрəм иде бу, олы тормыш юлына аяк басу бəйрəме. Беренче сыйныф укучылары абый-апаларына барлык сынауларны да “5”кə тапшыруларын телəделəр.
Бəйрəмнең якты йомгагы булып, тормышның яңа этабына чакыручы Соңгы кыңгырау чыңлады...
Хəерле юл сезгə, кадерле укучылар! Яңа тормышка аяк басуыгыз белəн!
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа