Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бүген Бөгелмәлеләр Чернобыль һәлакәтен искә алды

Чарада Бөгелмә мунипципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, депутатлар, шәһәр һәм район хакимияте вәкилләре, “Сугышчан туганлык” оешмасы...

Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне игълан ителгәннән башлап, бөгелмәлеләр 26 апрельне һәр елны митингта билгеләп үтәләр.

Бу вакыйга – бөтен ил афәте. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыльшәһәрендәге атом электростанциясендә килеп чыккан һәлакәт дөньядагы һәлакәтләрнең иң куркынычы исәпләнә. Ул радиоактив калдыклардан торган болыт хасил итеп, җил бу болытны Көнбатышның күп илләре, Көнчыгыш Аурупа һәм Скандинавия аша үткәрә. УкраинаныңБеларусьның һәм Русиянең күп җирләрен пычрата, нәтиҗәдә 200 000 кеше эвакуацияләнә һәм күчерелә. XX гасырның иң зур экологик катастрофасы меңләгән коткаручы һәм әлеге җирлекә яшәүчеләрнең гомерен алып китә.

Бу көнне Бөгелмәдә бер төркем җәмәгатьчелек һәлакәтнең 32 еллыгы уңаеннан Геройлар аллеясындагы “Сугышчан туганлык” һәйкәле янына җыелдылар. Мемориалга веноклар һәм чәчкәләр салдылар.

Чарада Бөгелмә мунипципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, депутатлар, шәһәр һәм район хакимияте вәкилләре, “Сугышчан туганлык” оешмасы, шулай ук, “Бердәм Россия” һәм “Яшь гвардия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлек әгъзалары катнашты.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса