Бөгелмәнең үзәк мәчетендә мәҗлес үтте (+ФОТОЛАР)
Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган мәҗлес үтте. Чарага өлкән яшьтәге 80 кеше килде, шулай ук бәйрәм кунаклары рәтендә шәһәр һәм район имамнары да бар иде. Мәҗлес Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамиль хәзрәт Хөснетдиновның вәгазе белән башланды. Имам җыелучыларга өлкән буын вәкилләренең хокуклары һәм аларга карата ихтирамлы...
Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган мәҗлес үтте. Чарага өлкән яшьтәге 80 кеше килде, шулай ук бәйрәм кунаклары рәтендә шәһәр һәм район имамнары да бар иде.
Мәҗлес Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамиль хәзрәт Хөснетдиновның вәгазе белән башланды.
Имам җыелучыларга өлкән буын вәкилләренең хокуклары һәм аларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт булырга тиешлеге турында искәртте. Изге Коръән сүрәләре укылды. Соңрак бәйрәм ашы үтте.
Шулай ук җыелган халыкка Карабаш бистәсе уңышы өләшенде. Бөгелмә мөхтәсибәте Лилия Давыт кызы Фәтхетдинова җитәкчелегендәге крестьян-фермер хуҗалыгына өлкән буын вәкилләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа