Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте

31 гыйнвар көнне Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Очрашуның төп темасы 2017 ел өчен Бөгелмә мөхтәсибәте эшчәнлегенә йомгак ясау. Чарага республиканың Мөселманнар Диния Нәзәрәте көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, районның иҗтимагый һәм дини оешмалар белән эш бүлеге җитәкчесе Наилә Фәрит кызы Базарбаева, шәһәр һәм район имамнары чыкырулы иде. Традиция...

31 гыйнвар көнне Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Очрашуның төп темасы 2017 ел өчен Бөгелмә мөхтәсибәте эшчәнлегенә йомгак ясау. Чарага республиканың Мөселманнар Диния Нәзәрәте көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, районның иҗтимагый һәм дини оешмалар белән эш бүлеге җитәкчесе Наилә Фәрит кызы Базарбаева, шәһәр һәм район имамнары чыкырулы иде.

Традиция буенча җыелыш Изге коръән сүрәләрен уку белән башланып китте. Соңрак Рамил хәзрәт Хөснетдинов килгән кунакларны сәламләде һәм үткән елда эшләнгән эшләр буенча хисап тотты. Үткән елда үткәрелгән барлык чараларның перезентациясе күрсәтелде.

Шунысы сөендерә, Бөгелмәдә хатын-кызлар өчен семинарлар, теләге булганнарның барысы өчен дә Изге коръәнгә өйрәтү дәресләре үтә, кызлар өчен "Яшь мөселман" клубы, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен яшьтән үсеш алу төркеме эшли. Ураза бәйрәме уңаеннан Бөгелмәнең шәһәр паркында зурлап бәйрәм чарсы үткәрелә.

  • Бөгелмә мөхтәсибәте эшчәнлегендә яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, шулай ук, экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш сорауларына зур игътибар бирелә, - дип билгеләп үтте Рамил хәзрәт.

Марат хәзрәт Мәрданшин Бөгелмә мөхтәсибәте эшчәнлегенең югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен имамнарга рәхмәтен җиткерде. Казый үз чыгышында ТР Мөселманнары Диния Нәзәрате программасының югары дәрәҗәдә оештырылуы белән аерылып торуын һәм хаҗга баруны тәҗрибәле җитәкчеләр һәм медицина хезмәткәрләре озатуында башкарып булуын белдерде.

Очрашу Үзәк мәчетнең "Булат" кафесында оештырылган бәйрәмчә төшке аш белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса